|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2022 Мәдәният
«Кара пулат» операсы кабаттан тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәкКомпозитор Эльмир Низамовның, Ринат Харис либреттосы буенча язылган «Кара пулат» операсы кабаттан тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк. 2022 елның 12-13 августында Болгар шәһәрендә, ачык һава астында «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. Бу музыкаль әсәрнең кабаттан сафка басуы Идел буе Болгар иленең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына туры китерелгән. Әлеге опера 2015 елда Татарстан республикасының дәүләт киңәшчесе Шәймиев Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. 2022 елның май аенда К.Тинчурин театрында кабаттан куелды. Исегезгә төшерәбез, бу әсәрнең нигезендә Аксак Тимер сугышчылары тарафыннан яндырып үтерелгән унике кыз турындагы риваять ята.
--- |
Иң күп укылган
|