|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2011 Шоу-бизнес
Татарлар җомга көн кич белән ял итәчәкБик тиздән (озак көтәсе калмады!) "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе үзенең яраткан тамашачыларына өр-яңа тапшыру тәкъдим итәчәк. Ул "Җомга киче" дип атала. Татар эстрадасының әйдәп баручы җырчылары һәм татар юморы осталары катнаша торган музыкаль-юмористик тамаша булачак ул. Федераль каналларда мондый рухта төшерелә торган тапшырулар гаять популяр. Мәсәлән, "Россия-1" каналында "Субботний вечер" программасы чыга. Татар телевидениесендә исә аның ише проектны шимбә кичендә түгел, ә җомга көн кич белән эшләргә булганнар.
Беренче тапшыру 11нче февраль кичендә "Пирамида" концертлар залында язылачак (18 сәгатьтә башлана). Әлеге тамашада сез дә катнаша аласыз. Билетлар – кассада. Касса телефоны: (843) 5-700-700. Иң беренче концертта кемнәр катнаша соң? Менә алар – татарның якты йолдызлары:
– Фердинанд Сәлахов, – Дилә Нигъмәтуллина, – Резидә Шәрәфиева, – Алсу Әбелханова, – Илсөя Бәдретдинова, – "Рәхәт-Лукум" төркеме, – Булат Нигъмәтуллин, – Бәширә Насыйрова, – "Казан егетләре" төркеме, – "Фәридә-Алсу" дуэты, – Лилия Хәмитова, – ИлСаф, – Рәсим Низамов, – Хәмдүнә Тимергалиева, – Камил Кәримов, – Буа сатира һәм юмор театры актерлары, – "Ахырзаман" сатира һәм юмор театры, – Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
Мәскәүдән Мәликә дә киләсе, ди.
"Җомга киче" тамашасын Алия Җиһаншина белән Данир Сабиров алып барачак.
Билетларны алырга ашыга күрегез! Шәп булачак!
|
Иң күп укылган
|