|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2022 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова сыйныфташлары белән елашып беткәнИлсөя Бәдретдиновага быел мәктәпне тәмамлаганга 24 ел булган. Датага карап тормылар, сыйныфташлары белән теләгән чакта тоталар да җыелышалар икән. Тугыз кеше тәмамлаган идек мәктәпне, ди җырчы: — Ватсапта төркемебез бар. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә шунда котлашабыз, яңалыклар белән уртаклашабыз. Очрашуга беренче укытучыбыз Гөлисә Вәсим кызы да килде, безне җиләкләр белән сыйлады. Аңа кырдан җыеп, матур чәчәк бәйләме әзерләдек. Азактан, аерылыша алмыйча, елап беттек. Киләсе елга, бер-берсе белән танышсыннар, дуслашсыннар дип, балаларны да алып килергә уйлыйбыз, - ди Илсөя.
--- |
Иң күп укылган
|