|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2022 Фаҗига
Үлгән баланы кочып елаганКичә Уфада булган фаҗиганең кайбер нечкәлекләре билгеле. Софья Перовская урамында юл аша чыгып барган ана белән 6 яшьлек баланы машина таптавы турында язган идек. Аларны таптаган водитель хатын шок хәлендә. 28 яшьлек Дарья имгәнмәгән, әмма ул мораль зыян күргән. - Машина йөртүче имгәнмәгән, әмма ул тирән шок хәлендә. Без килгәндә ул мәетләр алдына тезләнеп үксеп елый иде, - дигән ашыгыч ярдәм машинасы табибы.
Дарьяга ярдәмгә ире дә килгән, ул ЮХХДИ белән аралашкан. Дарья берничә ел элек машина сатып алган. Шул вакыттан бирле анда ЮХХДИ штрафлары юк.
Ул үзе соңарак өч айлык баласын ашатыр өчен бераз игътибарсызлык күрсәтүен әйткән. Аннары куркуыннан тормоз педале белән газныкын бутаган...
Һәлак булган кешеләр - Үзбәкстан гражданнары.
--- |
Иң күп укылган
|