|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2022 Җәмгыять
Читекләр тегүче Шәйдулла Хәмидуллин: “Нигә кирәк бу сиңа?!” — диючеләр дә барТубыл (Тобольск) шәһәрендә яшәүче себер татары Шәйдулла Хәмидуллинның һәр кул эшләнмәсе кабатланмас! Иске тегү машинасын дүрт кат күнне тегә алырлык итеп камилләштергән, шушы шөгыле өчен кирәкле инструментларны да үзе ясаган оста. — Чигүле читекләрне тегәргә өйрәнү өчен осталык дәресләренә йөрмәдем, үзлегемнән өйрәндем. Менә ун елдан артык шушы шөгыльдә! Хәзер заказга да тегәм, эшләнмәләремне илебезнең бар почмакларында кияләр, — ди Шәйдулла абый.
— Искиткеч матур читекләр тегеп, аларны чигешләр белән бизисез. Бу юнәлешкә ничек килдегез?
— Кызларым һәм җәмәгатем киеп туздырган күн аяк киеме кунычларын, кирәге чыгар әле дип, җыеп бардым. Шулардан өйдә киеп йөри торган аяк киеме тектем. Бик килешле килеп чыкты, өслегенә бизәкләр дә чиктем. Бу шөгыль ошап китте. Иң әүвәл газиз әнием Нурикамалга яшел күнгә чигү чигелгән читек бүләк иттем.
— Бизәкләрне ничек сайлыйсыз?
— Катлаулы бизәкләрне дөрес итеп урнаштырып чигү бик мөһим. Әүвәл китапханәгә барып, читек бизәлеше төрләрен дикъкать белән өйрәндем. Милли бизәкләрне яхшы беләм, үзем дә бик теләп иҗат итәм.
— Нинди төр җөйләр кулланасыз?
— Еш кына тамбур чигеше белән чигәм. Болай чигүчеләр сирәк. “Татар җөе”н, коелма (литой), энҗеле һәм сабаксыман җөйләр дә кулланам. Бизәкләр өчен энҗе, таш, пайетка, металлаштырылган мулине җепләре, ука җеп (канитель) тә кирәк. Каюлы күн аяк киемен эшләү җиңел түгел, ул — тоташ кул хезмәте, әлеге шөгыль көч-куәт тә таләп итә. Беренче читекне теккәндә авыр булды, әмма еллар үтү белән тәҗрибә тупладым. Хәзер бер пар читекне бер атнадан артык вакыт аралыгында, ә чүәкне өч көндә тегәм.
Кул эшләнмәләремдә шәхси туграм бар. Болардан кала татар милли орнаментлары кулланып чигелгән сумкалар тектем.
— Ә шәмаилләр чигә башлау уе яисә себер татарларының борынгы милли киеме — сараучларны килешле бизәкләр белән чигү замана хатын-кызлары гозере буенчамы?
— Милләтебез тарихына мөкиббән мин. Шуңа күрә читек, чүәк тегү белән генә тукталып калмадым. Матур җепләр кулланып, күнгә яисә бәрхет тукымага шәмаил чигә башладым. Шәмаилләрдәге гарәп язмалары, сүрә һәм аятьләр дөрес итеп чигелергә тиешлеген аңлап, гарәпчә укый-язарга өйрәндем. Ә сарауч тегәргә Тубыл каласы музей-тыюлыгындагы, Ямбай авылы татар музеендагы XIX гасыр үрнәкләре буенча төшендем. Чигүле сараучларым да популяр. Татар ир-ат түбәтәйләрен дә күннән тегеп, аларны үземчә бизим. Девушки легкого поведения проститутки Иркутск В любое время суток
— Читекләрнең төсләре искиткеч итеп яраклаштырылган һәм катлаулы бизәклеләре күп. Бу бит зур тырышлык, осталык!
— Татар читекләренең музейларда саклана торган үрнәкләренең фотолары белән җентекләп танышып, XIX гасырдагы бу сәнгати кәсептә Казан читекләренең мозаикалы булулары өстенә алтынлап чигелгән төрләре барлыгына төшендем. Үз вариантымдагы шундый берничә пар читек иҗат ителде.
— Сезнең осталыгыгызга сокланмаган кеше юктыр!
— Баштарак кайберәүләр кул эшләнмәләремне күреп бик гаҗәпләнде. “Нигә кирәк бу сиңа?!” — диючеләр дә табылды, ә мин аларга: “Милләтпәрвәр буларак, себер татарларының милли өс һәм аяк киемнәре үсешенә, аларны пропагандалауга үз өлешемне кертергә телим!” — дип җавап бирдем. Милли чараларда осталык дәресләре дә бирәм. Бер көнемне дә бушка үткәргәнем юк.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|