поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.07.2022 Мәдәният

Күршеләре Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка истәлек тактасы куйдырган

Кичә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына 5 ел тулды. Шул уңайдан Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Җырчының исемен мәңгеләштерү тулысынча Имәнлек урамындагы 57 йортта яшәүчеләр идеясе булган.

«Хәния апаның Имәнлек урамы, 57 йорт адресындагы өйдә яшәүче күршеләре: «Йортыбызда Хәния Фәрхигә мемориал такта куелуын телибез», - дип мөрәҗәгать итте. Без әлеге идеяне хуплап алдык һәм тиз арада тормышка ашырдык. Финанс мәсьәләләрен дә тулысынча шушы йортта яшәүчеләр, Хәния апаның тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров һәм «Бәйрәм ансамбле» егетләре хәл итте», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бәйрәм» ансамблендә администратор һәм алып баручы булып эшләгән Раил Нуриев.
 
Истәлек тактасына татар һәм рус телләрендә: «Бу йортта 2005 елдан алып 2017 елга кадәр Татар һәм Башкорт эстрадасы примадоннасы яшәде», - дип язылган.
 
Тантаналы чарада Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров, гаиләләре белән кызлары Алсу һәм Алия, җырчының туганнары һәм дуслары катнашкан.
 
 
Иртән җырчының якыннары Яңа Бистә зиратындагы каберен зиярәт кылып, чәчәкләр салганнар. «Гали» мәчете имам-хатыйбы Рамил Мингәрәев мәрхүмә җырчының рухына багышлап «Коръән» сүрәләре укыган.
 
Хәния Фәрхине искә алу чаралары аның туган ягы Башкортстанның Тәтешле районында дә уза. Бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә Хәния Фәрхинең музеенда Коръән ашы үткәрүе турында хәбәр итте.
 
«Шәхси сәбәпләр аркасында истәлек тактасы ачылышына бара алмадым. Күңелем тынычлансын дип, аш мәҗлесе уздырырга булдым. Бүген иртәнге уннан бирле Тәтешледә Хәния апа җырлый…. Аның яраткан тамашачылары, чәчәкләр күтәреп, һәйкәле янына агыла, музейга керә. Кергән бер кешене бәлеш ашатып, чәй эчертеп озатам», - дип сөйләде ул.
 
Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, музей ачылгач, Хәния Фәрхине искә алырга, иҗаты белән якыннанрак танышырга теләп, махсус Казаннан, Уфадан, хәтта Мәскәүдән килүчеләр дә булган.
 
Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә вафат булды. Туган ягы – Башкортстан республикасы Тәтешле районы Югары Салаюа авылында ял иткән чакта ул үзен кисәк начар хис итә башлый. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, әмма ул юлда вафат була.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.07.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»