|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2022 Криминал
Роберт Мусинның соңгы сүзен янә кичектерделәрТатарстан Югары судында Татфондбанкның элеккеге рәисе Роберт Мусин эше буенча тыңлаулар яңадан башланды. Элеккеге банкир хөкем карарының йомшартылуына өметләнә. Процесс апрель ахырында финиш сызыгына чыгарга тиеш, Мусинның соңгы сүзен тыңларга ниятләгәннәр иде. Әмма банкның элеккеге топ-менеджеры судка адвокат белән сөйләшергә өлгермәдем әле дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә, процессны өч айга кичектерделәр.
Бүген Татфондбанк эшендә яңа кызыксынган затлар («Эколенд» фирмасы вәкиле) пәйда булды. Ул апелляцион шикаятьне өйрәнү өчен процессны кичектерүне сорады.
«Хөкем карарын укыган вакытта ышанычнамә бирүченең хокуклары бозылган дип саныйбыз. Бу кайбер җир кишәрлекләренә кагыла», - дип ачыклык кертте судка фирма вәкиле.
Югары суд җинаять эшен тикшерүне башка вакытка күчерү турындагы үтенечне канәгатьләндерде. Киләсе утырыш август ахырына билгеләнде.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, узган елның сентябрендә Казанның Вахитов районы суды Роберт Мусинны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган иде.
Элеккеге банкирны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип таптылар, тикшерүчеләр Мусин эше буенча гомуми зыянны 50 миллиард сумга бәяләде.
Шуның белән бергә, Мусин эше буенча шул ук судта яңа эпизод нигезендә процесс башланырга тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|