|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2022 Җәмгыять
Полиция Казандагы “атыш”ка ачыклык керткәнБүген Казанда “Рено Логан” машинасын йөртүче ханым, “Юдино” полиция бүлегенә килеп, Горький шоссесында кемнеңдер үзенә пневматик пистолеттан атуын һәм сул яктагы арткы тәрәзәсен ватуын әйткән. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, 47 яшьлек ханым 16 яшьлек кызын җәйге лагерьга озатырга дип юлга чыккан. Юлдан барганда, кинәт кенә машинасының арткы тәрәзәсе ватылган. Анда диаметры 1,5 сантиметрлы таш табылган. Янәшәдән узып баручы машина көпчәгеннән “очкан” шул таш тәрәзәгә килеп тигән булса кирәк. Зыян күрүчеләр юк.
Юлның әлеге өлешендә ремонт эшләре бара. Тикшерү башлап җибәрелгән.
Фото: https://ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|