|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2011 Интернет
«Матбугат.ру» видео һәм фото сатып алаСезнең телефоныгызда уникаль видео яки фотолар бармы? Алар башкаларга да кызыклы булырга мөмкинме? Безгә җибәрегез – сайтка элербез. Ә сезгә гонорары булыр. Күп түгел. Бер видео өчен – 100 сум. Фоторепортаж өчен – 100 сум. Ялгыз фото өчен – 50 сум. Шартлар мондый: 1) Материалның киң җәмәгатьчелек өчен кызык булуы мөһим. Караучыда ул елмаю, көлү, курку, гаҗәпләнү тудырырга, ягъни битараф калдырмаска тиеш. Бер-ике җөмлә аннотация да язсагыз рәхмәтле булыр идек. 2) Һәр җибәрелгән видео һәм фото сайтта эленәчәк дигән сүз түгел. Эләсе материалны «Матбугат.ру» редакциясе үзе сайлый. 3) Башка сайтлардан алынган һәм интернетта “сакал җибәргән” фото һәм видеолар кызыксындырмый. 4) Теләсә нинди форматтагы файллар кабул ителә. 5) Материал сайтта эленгән очракта авторының кесә телефонына акча салына. Бер видео өчен (яки шул бер ук вакыйгага кагылган берничә видео) – 100 сум. Бер фото өчен – 50 сум. Фоторепортаж өчен – 100 сум. Видео һәм фотолар җибәрү өчен адрес: matbugat@mail.ru
--- |
Иң күп укылган
|