|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2022 Хәвеф-хәтәр
"Шул чактагы күренешләр гел күз алдында тора. Зуррак фатирга күченеп, иркендә яши башладык дигәндә генә, нигә мондый хәл килеп чыкты икән?"Кама Тамагы районында берьюлы дүрт фатир янган. Зыян күрүчеләрнең күбесе пенсионер. Берсе йортны ипотекага алган булган. Полевая урамындагы 8 нче йорт 1980 елларда салынган. Бер түбә астында дүрт фатирны берләштерә. Яшәүчеләрнең ишегаллары, мунчалары, бакчалары бар. Янгын якшәмбе 16.00 сәгать тирәсендә Хафизовларның мунчаларыннан чыккан дип фаразлыйлар. Башкаларның мунчалары ераграк урнашса, аларныкы йорт белән бер түбә астында була. Дөрес, әлегә янгынның сәбәбен төгәл ачыкламаганнар. — Бу фатирны ноябрьдә 20 елга ипотекага алган гына идек. Ай саен 12 мең сумнан артык кредит түлибез. Ике балабыз бар. Олысына — 13, кечкенәсенә 8 яшь. Ирем ул көнне Киров өлкәсенә командировкага киткән иде. Кызым белән көне буе бакчада эшләдек тә, эссе булгач, мунча ягарга булдык. Күп утын да якмадым, гадәттәгечә эшләдем инде, биш минутка өйгә кереп киткән идем, ул арада ишегалдында ялкын, — дип искә ала ул көнне Альбина Хафизова. Ул тизрәк балаларына “өйдән чыгыгыз” дип кычкырган. Күршеләре аларга аш бүлмәсе тәрәзәсеннән чыгарга ярдәм иткән. Ялкын түбә буйлап калган фатирларга үрмәләгән. Веранда белән мунча арасындагы ишекне ачуга, Альбинага дулкын булып ялкын килеп бәрелгән.
— Башымда яулык бар иде, чәчем янмый калды, битем, муеным пеште. Хәзер мазьлар сөрткәч, рәтләнеп килә кебек. Ләкин борчылу бетми. Депрессия халәте. Шул чактагы күренешләр гел күз алдында тора. Зуррак фатирга күченеп, иркендә яши башладык дигәндә генә, нигә мондый хәл килеп чыкты икән? Балаларның тиздән мәктәпкә барыр вакыты җитә. Кышкы киемнәре янып бетте, ярый документларны эшкә алып барып куйган идем. Түбәсез калдык, — дип елый Альбина. 3 ел элек әнисе үлгән булган. Хәзер алар әтисе янында яшәп торалар.
Күршеләре Люция апа (документларда Людсина) Ишанованың да еламаган бер көне юк. Иң күп зыян күрүче гаиләләрнең берсе ул. 62 яшьлек пенсионер биредә ялгызы яшәгән. Үзе II төркем инвалиды.
— Җәй көне яныма оныгым кунакка кайта. Аның белән бакчага җиләк җыярга чыккан идек. Кинәт күршемнең кычкырган тавышына сискәнеп киттем. Ни булды дисәм, ишегалдында төтен, янгын. Башта Хафизовларның балаларына тәрәзәдән чыгарга булыштым. Аннары документларны алырга өйгә керергә теләгән идем, төтен исенә якын да килә алмадым. Башыма капты. Ахырдан гына документларны алып чыктым. Ике Коръән китабыма, дини вәгазьләр тупланган дискка да берни булмаган, — ди Люция апа. Кышкы киемнәрен, балалары кайтарып куйган кирәк-яракларны ул чардакка алып менеп куйган булган. Барысы да янып беткән.
Йосыповлар гаиләсе җиһазларны алып чыгарга өлгергән. Әмма, су эләгеп, алар яраксыз хәлгә килгән.
— Йортта әти-әни белән яшим. Алар пенсионер, мин дә бюджет өлкәсендә, балалар бакчасында эшлим. Йортны үз акчабызга төзекләндерү мөмкин түгел, күрше-күлән, туганнар булыша. Безнең хәлгә битараф булмаган һәр кешегә без рәхмәтле, — ди Айгөл Йосыпова. Зыян күргән дүртенче гаилә, ирле-хатынлы пенсионер Казаевлар белән элемтәгә чыга алмадык.
Район башлыгы йортның түбәсен төзекләндерү өчен һәр гаиләгә 50 шәр мең сум акча биргән. Район эшмәкәрләре җыелышып, йортның түбәсен яба башлаган инде. Тик түбәле булганнан соң да, эшләр җитәрлек әле монда. Һәр гаилә кулыннан килгәнчә үз фатирын үзе төзекләндерәчәк.
Зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен элемтә номерлары (карталарына беркетелгән):
8-905-314-43-04 — Хафизова Альбина Маратовна
8-960-036-03-07 — Казаева Ольга Владимировна
8-939-311-08-47 — Ишанова Людсина Киямовна
8-953-486-88-36 — Йосыпова Илсөяр Рахимовна (Айгөлнең әнисе).
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|