|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2022 Җәмгыять
Урманда тәвә кошын очратканМәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево районы урманына җиләк җыярга барган бер ир страус очратырмын дип башына да китермәгәндер. Австралия тәвә кошы кара җимеш җиләге ашап йөргән. Дәү кош үзен тыныч тоткан, хәтта кеше аның сыйпагач та агрессия күрсәтмәгән.
Ир тәвә кошының координатларын хокук саклау органнарына җиткергән, алар исә Мәскәү өлкәсенең урман хуҗалыгы комитетына мөрәҗәгать иткән. Соныннан ачыклануынча, аларга кош яхшы таныш булган. Асылда, ул ерак түгел авылдагы шәхси йорттан "сыпырткан" булган.
Эмма исемле тәвә кошы кара җимеш ашар өчен яшәгән җиреннән берничә тапкыр чыгып киткәләгән. Урманчылар Эмманы өенә алып кайтырга тырышкан, тик аларның үгетләүләре уңышсыз булган. Хуҗасы аның артыннан килгәч кенә урыныннан кузгалган. Хәзер хуҗасына страусы башкача чыгып китмәсен өчен читәнен биегрәк итеп ясарга туры киләчәк.
Әйткәндәй, безнең тарафларда экзотик хайваннар күренүе турында хәбәрләр пәйда булып тора. Былтыр Мәскәү янындагы Вьюнка елгасыннан зур булмаган крокодилны тотып алганнар. Аны Коломнадан ерак булмаган крокодил фермасына озатканнар.
Фото: moskvichmag.ru
Автор:Кадикова Резида
--- |
Иң күп укылган
|