|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2022 Спорт
![]() «Рубин» рэпер Нурминский белән контракт төзегән«Нурминский» тәхәллүсе астында танылган Татарстан җырчысы Альберт Шәрәфетдинов Казан «Рубин»ы медиакомандасы белән контракт имзалады. Бу хакта Татар-информ яза. «Рубин» медиа футбол клубының танылган беренче футболчысы. Әмма соңгысы түгел. Безнең шәһәрдә һәр матчта кырга чыгарга әзер булган зур артистны табу җиңел түгел. Әмма без моны эшләдек!» – диелә команданың матбугат хезмәте хәбәрендә.
«Рубин» өчен Шәрәфетдинов «105» номеры астында чыгыш ясаячак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, МФК «Рубин» – бу елның язында оештырылган Казан клубы медикомандасы. Профессиональ команда базасына нигезләнгән Россиянең беренче медиа-футбол клубы Медиафутбол Лигасының (МФЛ) икенче сезонында катнашыр дип көтелә.
Моңа кадәр МФК «Рубин» составын Казан клубының элеккеге һөҗүмчесе Александр Бухаров тулыландырырга мөмкин булуы турында хәбәр ителгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|