поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.07.2022 Мәдәният

Айбулат Харисов: “Баян ул машина кебек, аны гел карап торырга кирәк”

Чираттагы кунагыбыз – яшь баянчы, җырга-моңга бай егет Айбулат Харисов. Без аның белән үзенчәлекле уен коралында уйнау, баянның нечкәлекләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләштек.

— Айбулатка — 17 яшь;

— ул Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең икенче курсында укый;

— баянда, гармунда, курайда уйный;

— шәп баянчы булырга хыяллана.
 
– Баянны тәүге тапкыр ничә яшеңдә кулга алдың?
 
– Минем әтием дә, әнием дә – музыкант. Икесе дә балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Шул мәктәпкә мин дә йөрдем. Беренче сыйныфтан ук  курайда уйнадым. Моңа мине әтием өйрәтте. Ә баянны беренче тапкыр кулыма 12 яшьтә алдым. Баян буенча да беренче укытучым әти булды. Хәзер мин Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укыйм. Анда Ренат Сираҗетдин улы Галәвиев белән шөгыльләнәм. Ул бик күп еллар көллияттә укыта, үз эшенең остасы. Әтидән дә, аннан да бик күп нәрсәгә өйрәнәм.
 
– Әлеге уен коралын сайлавыңда әтиеңнең роле зур, димәк. Башка уен коралында уйнарга теләр идеңме?
 
– Яңадан башка уен коралын сайлау мөмкинлеге булса да, мин барыбер баянны сайлар идем. Мин моңа өйрәндем инде хәзер. Әтинең дә йогынтысы көчле булгандыр. Аның кебек оста итеп баянда уйныйсым килде.
 
– Киләчәктә үзеңне баянчы итеп күрәсеңме?
 
– Әйе. Әти дә, әни дә сәнгать кешеләре булгач, мин дә үземне бу өлкәдә күрәм.
 
– Эстрадага кереп китү теләге дә бардыр?
 
– Әйе, андый теләк бар. Мөмкинлекләр дә бар иде, әлегә барып чыкмады. Башта укуны бетерергә кирәк. Тагын ике ел укыйсы калды. Әлегә мин төрле халыкара һәм республикакүләм конкурсларда катнашам.
 
– Синеңчә оста баянчы булу өчен нәрсә кирәк? Сәләтме, тырышлыкмы?
 
– Минемчә, икесе дә бик мөһим. Бәлки, тырышлык мөһимрәктер дә әле.
 
– Баянчылар арасында кумирларың бармы?
 
– Алар бик күп. Бөтенесеннән азмы-күпме нәрсәдер булса алырга тырышам. Тик иң төп кумирым – әтием, әлбәттә.
 
– Баянда уйнаудан тыш тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
 
– Спорт белән шөгыльләнергә яратам. Шулай ук, башка музыка уен коралларында – гармунда, курайда уйныйм.
 
– Гармунда уйнау җиңелме, әллә баяндамы?
 
– Миңа баянда уйнау күбрәк ошый. Анда мөмкинлекләр күбрәк. Баянда өчтән алып бишкә кадәр, ә гармунда ике генә рәт бар.
 
– Баян үзенә зур игътибар да таләп итә торган корал…
 
– Ул машина кебек. Аны гел карап торырга кирәк. Баян температура үзгәрүдән, артык салкын яисә эсселектән көйсезләнергә мөмкин. Уйнамасаң, тик торса да көйсезләнә ул. Көлияттә без махсус зур баянда шөгыльләнәбез. Аның да үзенчәлекләре бар. Ә сәхнәдә кечерәк баян булса да ярый. Хәзер мин уйный торган баян – 15 килограмм авырлыкта. Әле аны сәхнәдә күтәреп басып та торырга кирәк бит. Бераз авырга да туры килә инде (көлә).
 
– Илһам чыганагың?
 
– Киләчәк турында уйлар.
 
– Ә иң зур хыялың нинди?
 
– Алдынгы баянчыларның берсе булу.
 
Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»