|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Алсу Фазлыева иң зур хыялын тормышка ашырган
Өч бала әнисе Алсу Фазлыева иң зур хыялларының берсен чынга ашырган. Җырчы әнисен ял итәргә диңгез буена алып барган. Бу хакта ул үзе уртаклаша. «Әнине диңгезгә алып бару – минем иң зур хыялларымның берсе иде. Аллага шөкер, ул тормышка ашты. Моңарчы Казаннан ераграк бер җиргә дә бармаган әни, әлбәттә, бик борчылды. Аның өчен бу зур сәяхәт булды. Самолётта да үзен яхшы хис итте, диңгездә дә рәхәтләнеп йөзде. Бирсен Ходай, киләчәктә дә чит илләргә барып, андагы матурлыкларны бергәләп күреп кайтырга», – ди Алсу фото-видеолар белән бүлешеп.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|