поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.01.2011 Могҗиза

Сораганга бирермен дигән...

Бәйрәм мәшәкате белән йөрибез. Бер атнада бер айлык гаилә бюджетын “йота” торган озын каникуллы, озак яллы Яңа ел безнең илдә корсак бәйрәме шул. Кайда ни күрсәң, барысын рәттән җыясың. Кирәкме-юкмы, кеше ала, салатларга кирәге чыгар, бәйрәм өстәле башкаларныкыннан ким булмасын дип, шәһәрдәге бөтен кибетләргә акча «таратып» чыга. Ә базарга чыксаң, танышлар очрамый калмый, сөйләшә-сөйләшә, котлаша-котлаша, ярты көнең үтеп китә.

Кар көртендә ярылган сукмакны тун итәге белән себереп, авыр атлап баручы берәүне Ларисага охшаттым. Тик гәүдәсе калынрак кебек. Хәер, тазарып киткәндер, күптән күргән юк бит. Лариса белән бер-ике ел элек сырхауханәдә танышкан идек. Ачык күңелле, сүзчән бу хатын белән сөйләшә-сөйләшә палатадагы озын көннәрне кыскарта идек.

 

– Ирем белән бергә тугыз ел яшибез. Бала көтеп гаҗиз булдык инде, – дип сөйләгән иде Лариса ул чагында. – Йөрмәгән җир, түләмәгән акча калмады. Гел көтеп яшәп, ай саен өметең тагын акланмаганын аңлап, елый-елый картаеп беттем. Ирем баштарак бик кайгырды, боекты. Тик бервакытта да миңа рәнҗү сүзләре әйтмәде. Ходай миңа яхшы кеше биргән. “Кит, – дидем. – Башкага өйлән, кысыр хатын белән гомереңне әрәм итмә”, – дип тә карадым. Китмәде. Быел менә балалар йортыннан яшь бала алдык. Татарча матур итеп Мәликә дип исем куштык. Аны иремнең ничек яратканын белсәң иде... Төнлә дә, көндез дә кулыннан төшерми. Ул баланы алыр өчен күпме җирләргә барып, күпме нервы бетергәнне әйтеп тә тормыйм...

 

Ларисаның батырлыгына, чит бала алып үстерергә җөрьәт итүенә сокланган идем ул чагында. “Ана булу бәхетен татыр өчен хатын-кыз ниләргә генә бармый. Инде исән-имин үстереп кеше итәргә язсын кызкайларын. Яше дә кырыкка җитеп килә бит Ларисаның. Артыгын кайгыртып, кирәгеннән артык каударланып, өзлеккән җитмәсә. Ярый ире төпле кеше, баланы үзе карый икән”, – дип уйлаганымны хәтерлим.

 

Лариса исә, дәвалау процедураларын өе белән ике арада йөгереп йөреп үткәрде дә, чыгып та китте.

 

Чыгып киткәндә тагын бер тапкыр куанычы белән уртаклашты ул:

 

– Мәликәмнең әтисе алтын булса да, әни кирәк балама. Чыгам инде, чирем бетте кебек. Баламны бер генә минутка да үземнән калдырасым килми. Шатлыгымны белсәң иде! Тик торганда да йөземнән елмаю китми. Урамда очраган кешеләр “бу юләрдер” дип уйлыйлардыр инде...

 

Шул вакытларны искә төшереп, алдымнан баручы ханымга эндәштем:

 

– Лариса, синме соң бу? Кар кызы булгансың бит. Танырлык түгел үзеңне.

 

Карга баткан йон башлык астыннан елмаеп караган күзләр, чыннан да, Ларисаныкы иде. Без көлешеп исәнләштек, бер-беребезне бәйрәм белән котладык. Шулчак мин аның тунының корсак турысында шактый кабартып торуына игътибар иттем. Сорарга кыймадым. Лариса, минем карашны тоеп, үзе ачыклык кертте:

 

– Син ышанмассың, беркем дә ышана алмый моңа. Туганнар да, дуслар да шакката. Без бит бала көтәбез. Менә, озакламый табар вакытым җитә инде, – дип, елмаеп эчен сыпырып куйды.

 

Мәликәмә ике яшь тулды, аерымачык сөйләшә, бик зиһенле бала булды. Ходай безгә ничә еллар сорап гаҗиз булган баланы Мәликәне асрамага алганга биргәндер, мөгаен. Мәликә алиһә безнең өчен. Аны алганнан бирле бәхетле очраклар күбәйде – әтиебезне эш урынында җитәкче итеп күтәрделәр, яңа фатирга күчтек. Күз генә тимәсен инде. Бу бала тормышыбызга җан өрде. Менә Яңа елга тәм-том алырга чыктым. Үзем дә бала белән бер хәзер, әллә ниләр ашыйсым килеп талымлыйм.

 

Нинди искитмәле хәл. Мондый хәлдән соң ничек итеп бөек көчләргә, Ходайга ышанмыйсың инде? Тугыз ел бала таба алмаган хатын, ятимәне асрамага алгач, тиз арада авырга узган. Әкият диярсең. “Сораганга бирермен дигән. Ишетми калмый Ул”, – дия иде әбием. “Сорыйм, бирми”, – дип әбиемне котырта, ышанмый идем. Ә бәлки Ходайдан нидер сорар алдыннан без башта яхшы гамәл кылырга тиешбездер. Шул очракта гына изге гамәл кылучыларга үз теләкләре бүләк булып кайтадыр.

 

Тик бәйрәм алды кичендә уйланып торырга вакыт юк шул.

 

Ларисага Яңа елда аваз саласы баласының исән-сау тууын, гаиләсенә иминлек теләп, мин чираттагы тәгамнәремне хәстәрләргә дип өйгә, үз гаиләм янына чаптым.


Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ 5 | 20.01.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»