|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Мәдәният
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә волонтерлар туплыйларXVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар волонтерлар командасын туплый. Гаризалар 8 августка кадәр кабул ителәчәк. Анкетаны 18 яшь һәм өлкәнрәк булган теләгән һәркем җибәрә ала. Төп таләпләр – инициативалык һәм җаваплылык, кинематографка кызыксыну. Волонтерлар эш тәҗрибәсе һәм матур тәэсирләр алачак, фикердәшләре белән танышачак һәм фестивальне эчтән оештыру турында беләчәкләр. Гаризаларны «Волонтер» тамгасы белән business@kazan-mfmk.com электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|