|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Фаҗига
Бүгенге фаҗигадә һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәкБүген атна саен үткәрелгән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовар районында булган юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә кирәкле ярдәмне күрсәтергә йөкләде. 25 июль иртәсендә Кашкалаша авылы янындагы М-5 «Урал» федераль трассасында «Уфа-Лайн» компаниясенең 19 кешене утырткан «Форд Транзит» пассажир автобусы юл эшләрендә катнашкан «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, автобусның 6 пассажиры һәлак була. Зыян күрүче 13 кеше Уфа, Чишмә һәм Языково дәваханәләренә озатыла.
Республиканың транспорт министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, урында ЮХХДИ һәм башка ведомстволар белгечләре эшли, алар һәлакәтнең сәбәпләрен өйрәнә, шул исәптән видеотеркәгечләрне дә карый.
Башкортстан Башлыгы зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәмен күрсәтергә, шулай ук һәлак булган пассажирларның гаиләләренә ярдәм итүне йөкләде.
- Без Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов белән әлеге хәл турында сөйләштек, - диде Радий Хәбиров. - Вакыт - 11 сәгать, җәй, яңгыр юк, яхшы күренгән дүрт полосалы юл, яңа автобус, тәҗрибәле машина йөртүче. Һәм тигез урында ул йөк машинасына бәрелә, алты кеше һәлак була. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыкларга, зыян күргән пассажирларга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә кирәкле ярдәмне күрсәтергә кирәк.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|