поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.07.2022 Мәдәният

Казанга «Бураново әбиләре» килә

28 июль көнне «Черек күл» паркында «Древо жизни» мәдәни-агарту проектының икенче чарасы үтәчәк. Бу чарада казанлыларны удмурт мәдәнияте белән таныштырачаклар. Бәйрәмнең төп хедлайнерлары удмуртиянең популяр коллективы «Бураново әбиләре» булыр дип көтелә.

Әйтергә кирәк, «Древо жизни» проекты Идел буе халыкларының туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Проект кысаларында Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыклар, аларның тарихы, туган теле, мәдәнияте белән танышачак. «Древо жизни» 4 халык: марилар, удмуртлар, чувашлар һәм мордваларга багышлана.

Проектны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Проектның мари мәдәниятенә багышланган беренче чарасы 14 июльдә узды. Анда Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм Татарстанның Менделеевск районыннан мари ансамбльләре чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклары мари халкының мәдәни мирасы белән танышты, мари музыка уен коралларында уйнарга, традицион мари биюе – тывырдык нигезләренә өйрәнде, мариларның күкрәк бизәген һәм саклагыч курчак ясады. Бәйрәмгә күрше Марий Эл республикасыннан да кунаклар килгән иде.

Искәртеп узыйк, проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Ул юан кәүсәле, киң ябалдашлы, ботаклары тамырларына кадәр төшеп торган агачны хәтерләтә. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, мари, удмурт, мордва, чуашларның дини ышануларының аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул байтирәк, мариларда – тукымвож, удмуртларда – дунне писпу, мордваларда – шувто ине, чуашларда – пурнӑҫ йывӑҫҫи.
28 июльдә Казан халкы һәм шәһәр кунаклары удмурт халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, традицион уеннары, мәкальләре, уен кораллары белән танышачак, шулай ук традицион удмурт скрипкасында (кубыз) уйнарга өйрәнә алачак һәм удмурт ризыкларының рецептларын беләчәк. Һәр кунакка удмурт милли бизәге төшерелгән истәлекле әләм ясау мөмкинлеге булачак.

Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен ике мәйданчык эшләячәк. «Балачак аланы»нда балалар «Кешыр, кешыр, кубыста» / «Кишер, кишер, кәбестә»; «Капка ултӥ потаса» / «Капка аша»; «Маша, ләкин Миша»; «Тури, тури палтури» / «Торна»; «Шунды пуксе» / «Кояш байый»; «Кошкиз манет» / «Тәңкә китте» дигән удмурт халык уеннары һәм заманча иллюстрацияләнгән «Ӟеч перепеч» уенын уйнаячак.

«Әкият аланы» мәйданчыгында балалар удмурт әкиятләре белән танышачак, «Балык тот» уенында удмурт телендә балыкларның исемнәре ничек аталганын беләчәк.

Теләге булган һәркем удмурт күкрәк бизәге – монисто, «Суйпоскес» бәхет китерә торган браслет, «Куанэм» каен тузыннан эшләнмәләр, Удмуртиянең символы Италмас (алтын туй чәчәге) рәвешендә түштамгалар ясауда, шулай ук «Турын-куар» үләннәр белән туку буенча мастер-класста катнаша алачак. Бәйрәмдә удмурт телендә китаплар тәкъдим ителәчәк.

Төп мәйданчыкта, амфитеатрда, традицион удмурт биюе – «Тыпыртон» нигезләре буенча мастер-класс узачак. Биредә Казанның Кукмара һәм Балтач районнарыннан удмурт фольклор коллективлары, «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме һәм яшь башкаручы Светлана Зянколова чыгыш ясаячак.

Бәйрәмнең төп хедлайнеры – 2012 елда Россияне «Евровидение» халыкара конкурсында тәкъдим иткән һәм әлеге бәйгедә икенче урынны яулаган Удмуртиянең популяр коллективы «Бураново әбиләре» (рус телендә коллективның исеме «Бабушки из Бураново» дип атала. «Бурановские бабушки» коллективы белән бутамаска, икесе – ике коллектив). Чара электрон музыкант Dark-Rayдан удмурт көйләренә диджей-сет белән тәмамланачак.

28 июль программасы:

18.00 – мәйданчыклар эше (традицион костюм һәм аның элементлары, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, уен кораллары, «Балачак аланы», «Әкият аланы», «Балыкны тот»)
18.00 – фольклор коллективлар чыгышы
18.30 – традицион удмурт биюе – «Тыпыртон» буенча мастер-класс
19.00 – «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме чыгышы
19:10 – «Бураново әбиләре» коллективы чыгышы
19.40 – электрон музыкант Dark-Rayдан удмурт көйләренә DJ-set
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»