|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Мәдәният
Люция Хәмитова: "Читкә барырга күңел тартмый"Камал театры артисты Люция Хәмитова җәйге ялларын ничек уздыруы турында сөйләп уртаклашкан: — Театрда сезон ябылды. Әтнә районы Бәрәзкә авылындагы өебездә ял итәбез. Быел читкә барырга теләмәдек, күңел тартмый. Бакчада суган, укроп, салат үстерәбез. Үзебезнекен өзеп ашау шулхәтле рәхәт. Алма, чия, карлыганыбыз күп. Фәрит аларны бөтен шартын китереп карый. Мин инде күбрәк чәчәкләрне тәрбиялим, чүп утап, су сибеп йөрим.
Августта эшкә чыгабыз. Сентябрьдә “Мөһаҗирләр” спектакле белән Санкт-Петербургка халыкара фестивальгә барырга җыенабыз. Ә әлегә ялда көч туплыйбыз.
12 июльдә актрисага 55 яшь тулды. Котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|