|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Фаҗига
Интернетта Казан янындагы ике кешенең гомерен өзгән авария мизгеле таралды (ФОТО, ВИДЕО)Республика Дәүләт автомобиль инспекциясе Казан янында аэропорт юнәлешендәге трассада бүген иртән булган юл-транспорт фаҗигасе турында хәбәр итте. Якынча мәгълүматлар буенча, KIA машинасы аэропорт ягыннан килгән, каршы як полосага чыккан һәм Isuzu фургоны белән кара-каршы бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина кюветка төшеп киткән. Җиңел машина такси – авария урынында такси шашкалары табылган, ә автомобильдә газ җайланмасы урнаштырылган булган.
Җиңел машинадагы ике кеше һәлак булган. Моннан тыш, фургон йөртүчесе имгәнгән. Фаҗига урынында автоинспекторлар эшли, авариянең сәбәпләре ачыклана.
Фото: © Дәүләт автомобиль инспекциясе
--- |
Иң күп укылган
|