|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Фаҗига
Автобус катнашындагы авариядә 6 кеше һәлак булганБашкортстанда бүген иртән микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган. Сәгать 11ләр тирәсендә “Ford Transit” микроавтобусы һәм “КамАЗ” бәрелешүе турында хәбәр килгән. Якынча мәгълүматларга караганда, салонында егермегә якын пассажир булган микроавтобус Языково торак пунктыннан Уфа шәһәренә китеп барган.
Кашкалаша авылы янындагы автоюлның 1413нче километрында ул юл эшләре үткәрү урынында торган «КамАЗ» автомобиленә барып бәрелгән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын ун кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото: ЮХИДИның матбугат хезмәте.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|