|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2022 Хәвеф-хәтәр
Биектау районында самолет төшеп утырганРФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Биектау районында булган ЧПның башлангыч сәбәбен атады. Басуга самолет төшеп утыруның сәбәбе дип двигательнең эшләми башлавы атала. Әлеге хәл кичә Югары Ия авылыннан ерак түгел булган. Ике кешелек экипаж утырган Як-52 мәҗбүри рәвештә басуга төшеп утыра. Россия ДОСААФ карамагындагы һава судносы укыту-күнекмәләр очышын башкарган булган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, самолет та зыян күрмәгән, ягулык түгелмәгән, диелә рәсми хәбәрдә.
Фото: ГУ МЧС
--- |
Иң күп укылган
|