|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкәннән соң берсенә ут капкан, өч кеше зыян күргәнКичә кичке бишләр тирәсендә Татарстанның Түбән Кама районы Түбән Кама – Шәңгәлче юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, Балчыклы авылы янында 12нче модельле «Лада» һәм Citroën автомобильләре бәрелешкән. Авариядән соң «Лада»ның мотор бүлегенә ут капкан, аны шаһитлар ярдәмендә сүндергәннәр.
Юл һәлакәтендә Citroën автомобиленең йөртүчесе – 50 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз зыян күргән. Шулай ук «Лада»ның ике пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Шаһитлар әйтүенчә, егетләрнең икесе дә 20 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.
«Авариядән соң «Лада»ның йөртүчесе һәлакәт булган урыннан качып киткән. Аны полиция хезмәткәрләре эзли», - диде агентлыкка шаһитлар.
--- |
Иң күп укылган
|