|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2022 Киңәш-табыш
Дин буенча ирең белән бергә бәби табу рөхсәтме?"Танышларым арасында ире белән бергә бала табучылар бар. Хатыны бәбиләгәндә, ире янәшәсендә тора. Бу хатын-кызга көч бирә, диләр. Тиздән бала тудыру йортына барырга җыенам. Ирем дә минем белән барсын дип телим. Дин буенча, бу рөхсәт ителәме?" - дип сорый Казаннан Алсу. Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Соңгы арада ир белән бергә бала табу турында еш ишетергә туры килә. Киңәшем шул — хатыны бала тапканда, ире янында булмаса хәерле. Бала табу, тулгак газабы — бик авыр. Ир янәшәдә көч бирә ала. Ләкин хатыны бала тудырган вакытта, ир стена артында торса яхшы. Бу эшне үз һөнәренең остасы булган табибларга тапшыру дөресрәк. Ир-ат ышанычлы табибларны алдан сөйләшеп, барысын да белешеп куйса хәерле. Шунысы да мөһим — бала тудыру йортында мөселман өчен хатын-кыз табиблар булсын.
Фото: https://ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|