поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.07.2022 Дин

“Кияүгә чыккач, Ислам динен кабул итәсең”

Берничә ел элек фатирыбызга ремонт ясарга уйладык. Телефоннан шундый эшләр остасын чакырдык. Урысча сөйләшүче егет килде. Фатирга кергәндә безгә: “Әссәләмүгәләйкүм!” – дип сәлам бирде. Бүлмәләрдәге башкарылачак эшләрне карап чыккач, эшкә дә тотынды.

Эшләгәндә “иншәллаһ” дигән сүзләре еш ишетелеп торды. Төшке аш алдыннан остабыз тәһарәтләнеп, намаз укып алды. Яңа танышыбыз турында күбрәк беләсебез килеп, табын янында аңа сораулар яудырырга тотындык. 
 
Ул Әфганстанда сугыш барганда шунда хезмәт иткән икән. Анда төрле авырлыкларга очраган, әсирлеккә төшкән. Яшь булса да, ачы язмышка аек акыл белән карап, тырышып эшләгән. Аның тәртибеннән Әфган түрәләре канәгать булганнар. Алар Ислам динен кабул итәргә тәкъдим ясаганнар. Ул, урыс кешесе булса да, Исламны кабул иткән. Шуннан Әфган хәрбиләре арасында тыныч кына гомер иткән, алар белән намаз укыган, зекерләр әйткән, дога кылган...
 
Берничә елдан, әсирлектән котылгач, туган ягына кайткан. Әти-әниләре мөселман булып кайткан улларын күреп аптырап калганнар. Егет очрашу хөрмәтенә дип табынга куелган аракыны эчмәгән, аннан христиан бәйрәмнәреннән дә баш тарткан. Тора-бара өйдәгеләр аның яшәү рәвешенә күнеккәннәр, комачауламый башлаганнар. Өйләнергә уйлагач, хәер-фатыйха биргәннәр. Егет үз милләтендәге кәләшенә шарт куйган: кияүгә чыккач, Ислам динен кабул итәсең. Кыз ризалык биргән. Мәчеттә никах укытканнар. Туйдан соң яшь пар шәригать кануннары белән яши башлаган.
Фото: https://ru.freepik.com
 
 
 

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛИН, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.07.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»