поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.07.2022 Шоу-бизнес

Гөлназ Шәрипҗанова: "Әти башка хатынга өйләнгән"

Татар эстрадасының популяр артисты Гөлназ Шәрипҗанова башкалардан кыю фикерле булуы, үткенлеге белән аерылып тора. Ун елга якын Халыклар дуслыгы йортында чаралар оештыру бүлегендә эшли, унбиш елдан артык эстрадада иҗат итә.

-    Гөлназ, әңгәмәне әти-әниеңнең (әнисе җырчы Светлана Сабирова – Ред.) тарихыннан башлыйк әле. Алар аерылышканда, син бик кечкенә булгансың. Ни өчен юллары аерылган?
 
-    Элек кызлар иртә кияүгә чыккан бит. Иптәш кызлары кияүгә чыгып беткәч тә, әнидән “син кайчан чыгасың инде?” дип сорый башлаганнар. Әни Азнакай районы Карамалы авылында Илнур исемле егет белән танышкан. Гади эшче булса да, бик чибәр егет булган ул. Бер ел тирәсе очрашып йөргәннән соң, әни 25 яшендә кияүгә чыккан. Әтигә дә 25 яшь булган. Әни тугызынчы сыйныфтан соң, Түбән Кама шәһәренең музыка училищесын тәмамлаган. Азнакайның музыка мәктәбендә укыткан, параллель рәвештә Мәдәният йортында оркестрда уйнаган. Сүз уңаеннан, Салават Миңнеханов аның укучысы булган. Әти авыл егете булгач, әнинең бу эшен өнәп бетермәгән, эшен ташлап, идән юучы булып эшләргә кушкан. Миңа бер яшь булганда, әти белән әни аерылышкан. Әни мине Карамалыда әти-әнисенә калдырып, Казан дәүләт мәдәният институтына сессиягә йөргән. Мин – әби тәрбиясендә үскән кыз.
 
-    Әтиеңнең икенче гаиләсе булган дип беләм...
 
-    Әни белән аерылышканнан соң, әти башка хатынга өйләнгән. Әти ягыннан Гөлнур исемле сеңлем белән Илсур исемле энем бар. Үз тормышымда аларны ике-өч тапкыр гына күргәнем бар, әмма аралашканыбыз юк. Күңелгә ошамаганы шул булды: миңа алимент түләмәс өчен, хатыны аның белән аерылышып, әти алиментны өч балага бүлеп түләгән. Алар бергә яшәде. Бу гамәл миңа аз акча түләр өчен махсус эшләнде. Шушы хәлне белгәнгә күрә, әтинең кайда, ничек яшәве белән кызыксынганым булмады. Яңа елга эшеннән миңа бирелә торган бүләкне әбиләргә кертеп калдыра торган булган. 
 
-    Әтиең белән очрашканың булдымы?
 
-    Берничә тапкыр гына. Бер вакыйганы мәңге онытмыйм. Көзге көн иде ул. Музыка мәктәбеннән кайтып барганда, каршыма әти очрады. Нишләптер мин аннан курка идем. Аны күрүгә, йөгерә башладым. Ә ул “кызым, тукта” дип артымнан чапты. Мин ниндидер кешеләргә сыенып, “коткарыгыз” дидем. “Кем ул сиңа?” дип сорагач, “бывший әти” дип җавап бирдем.
 
-    Әтиең ягыннан туганнар белән аралашасызмы?
 
-    Миңа 18 яшь булганда, әти үлде. Себергә эшкә киткән җирдән кинәт вафат булды. Аны табутта алып кайтып җирләгәннәр. Хәзер исән булса, бәлки аның белән аралашыр идем. Әни дә әтине кабат кабул итәргә мөмкин булуын әйтте. Ул юмор хисле булган. Әни әйтүенчә, ул сыйфат миңа әтидән күчкән. Аның туганнары белән без бик яхшы мөнәсәбәттә, алар әнине дә, мине дә якын итәләр. Авылга кайтканда, әтинең бертуган абыйсы Ирек абый янына керәбез. Әтине искә алган саен күзенә яшь тула. Әнигә дә җиңел булмаган. Ләкин шуңа да карамастан, ул әтигә ачу сакламый. Әни кабат кияүгә чыкты, энекәш алып кайтты. Эмильгә – 1, миңа 10 яшь булганда, без Казанга күчендек. Хәзер энемә 23 яшь. 
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»