поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2022 Милләт

"Йөрәге кичерә алмый": Ибраһим хәзрәт Ганиевның тууына 120 ел уңаеннан

Кайгылы хәбәр Куйбышев өлкәсе һәм районнары, зур һәм кечкенә авыллары, күрше өлкәләр буйлап яшен тизлегендә таралды. Ул вафат булган...

Аның кебек какшамас рухлы, хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән акыллы һәм тәҗрибәле кеше менә шулай, үз артыннан иярткән күпсанлы шәкертләрен ташлап, мәңгелеккә китеп барыр дип кем уйлаган?
 
Иртәдән бирле хәзерге “Рос¬сия” кинотеатры урынындагы ике катлы йортларның бер¬сендә яшә¬гән Ибраһим хәзрәт Га¬ниевның өе янында меңләгән кеше таптана. Тагын берничә сәгатьтән инде урамда да, тык¬рыкларда да алма төшәрлек урын юк. Кешеләр шулхәтле күпләп килгәннәр, хәтта “Самара” универмагы турысында юл хәрәкәтен туктатырга туры килгән. Ә җеназа намазыннан соң, Ибраһим Ганиевның гәүдәсен күтәреп зиратка юнәл¬гән мөселманнар колоннасын үткәрү өчен, хәтта Урицкий урамындагы трамвайларны да туктатырга туры килгән.
 
Бу хәл 1968 елның 30 ию¬нендә булган. Советлар иленең гөрләп чәчәк аткан чагы. Әле күптән түгел генә Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы бил¬геләп үтелгән, социалис¬тик тормыш рәвешенең тулы җиңүе турында игълан ителгән. Хөкүмәт халык кү¬ңе-леннән ата-бабалары табынган динне йолкып чыгару өчен барысын да эшләгән кебек инде. Ләкин Ибраһим хәзрәт Ганиевның тормыш юлы һәм 1968 елның шушы кызу көнендә меңләгән мөселманнарның, беркемнән дә курыкмыйча, үзләренең ли¬дерын соңгы юлга озатуы мо¬ның киресен раслый – дин һәм Аллаһ бар һәм революция пропагандасы аны җиңә алмаячак.
 
Ибраһим Ганиев хәзерге Ульян өл¬кәсенең Иске Майна районы, Иске Кызылсу авылында 1902 елның 15 июлендә туган. Архив документларына караганда, яшь имам 23 яшендә үк Совет власте өчен ышанычсыз булып танылган кешеләр исемлегенә эләккән һәм күп еллар буе аңа шушы тамга астында йөрергә туры килгән. 
 
1925 елда аны, “пономарь” дип атап, сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр. Бу сүзләр район Башкарма комитеты әзерләгән документта язылган. Күрәсең, әлеге кәгазьне язган чиновник дин терминнарында көчле булмаган, “пономарь” сүзенең хрис¬тиан динендә кулланылуын ишетмәгән дә, белмәгән дә кебек. Ә бәлки аңа барыбер булгандыр – алары да, болары да “халыкны дин опиумы белән эшкәртүчеләр” дип саналган бит. Димәк, аларны кыздырган тимер белән тамырыннан яндырып алырга кирәк.
 
...1930 елда Ибраһим хәз¬рәтнең сайлау хокукыннан мәх¬¬рүм ителүен тагын биш ел¬га раслыйлар. Бу турыда бас¬тырылган карарда имамның тәрҗемәи хәле турында болай язылган: “Ярлы. Өеннән башка бер әйбере дә юк”. Бу вакытта Ганиевлар тормышында тагын да күңелсезрәк хәлләр була. 
 
Яраткан хатыны белән өй¬лә¬нешүләренең өченче елында - 1929 елда Җамалия Сө¬ләйман кызы үлеп китә. Тол калган ир кулында ике яшьлек кызы Дания һәм ике айлык улы Илһам кала. Ике үксезенә - ана, үзенә иптәш булсын дип, хәзрәт Хөс¬нелхәтимә Габунова исемле хатынга өйләнә һәм тормышын җайлап җибәрә сыман. Тик ике-өч елдан соң Ибраһимның да, Хөснелхәтимәнең дә әти-әниләрен кулакка чыгарып, Казакъстанга сөрәләр. Озакламый Ибраһим хәзрәтне дә кулга алалар һәм ике баласы һәм яшь хатыны белән сөргенгә куарга дигән хөкем чыгаралар. Хәзрәт, өч айлык улын авылдашлары кулына калдырып, кызы һәм хатыны белән, тәкъдиргә буйсынып, сөргенгә китә. Яннарына, “фикердәшләре” дип, Кы¬зылсу мулласы Мәхмүт Сәй¬фетдиновны һәм Ибраһим хәзрәтнең апасы Мәликәнең ире Кәрим җизнисен дә кушып, Новосибирск өлкәсенең Ишим шәһәренә илтеп ташлыйлар. Монда таныш-туган гаилә әкрен генә яраклаша, эшкә урнаша, ят җирдәге тормышларын җай¬лаштыра башлый. Ибраһим хәзрәтнең гаиләсендә бер-бер артлы тагын ике баласы - улы Горфәт белән кызы Айния туа. 
 
 
Сөргендәге чикләүләр җит¬ми, туган якларында аларның “үткәнен” тикшереп, гаеп табалар һәм хөкем итәргә ни¬ят¬лиләр, үзләрен эзләп, Се¬бергә хәтле килеп җитәләр. Ибраһим хәзрәтне һәм аралашып яшәгән ике-өч ирне 1937 елда кабат кулга алалар һәм, яңадан хөкем итеп, ун елга, бу юлы Иркутск өлкәсе, Тайшет районындагы лагерь төрмәсенә китереп ябалар. Хәзрәтнең хатыны Хөснелхәтимә исә, бөтен балаларын алып, туган ягына кайта һәм Дания белән Ил¬һамны иренең абыйсы Габдулла гаиләсенә тапшыра. Ә үзенең ике баласын алып, Урта Азиягә китә һәм гаиләгә бүтән әйләнеп кайтмый. Балаларын бик яраткан һәм алар өчен бик кайгырып торган Ибраһим хәзрәт абыйсы гаиләсендә яшә¬гән балаларына хатлар еш язып, аралашып тора. 
 
Бу лагерьда мөселманнар күп була, һәм алар Ибраһим хәзрәтнең дин әһеле икәнлеген белеп, ярдәм итәргә, хәлен мөмкин кадәр җиңеләйтергә тырышалар. Аларның ярдәме белән ул срогы ахырына таба ашханәгә күчерелә. Ә менә аның белән бергә хөкемгә тартылган Мәхмүт мулла да, Кәрим җизнисе дә төрмә шартларына түзәлмичә, вафат булалар. 
 
Сугыш башлану белән фронтка алынган Габдулла туганы гаиләсендә кытлык сизелә башлагач, 14 яшьлек Даниягә һәм энесе Илһамга, әтиләрен эзләп, Себергә китәргә тәкъдим итәләр һәм алар, әтиләреннән килгән хаттагы адресны алып, тәвәккәлләп, юлга чыгалар. Кулларында булган бар акчага билет алып, Уфага барып җиткән балалар, акчалары бетү сәбәпле, бер ай чамасы кача-поса төрле вагоннарда бара торгач, милиция кулына эләгәләр. Балаларны тикшергәч, хәлләренә кергән милиция хезмәткәрләре аларга билет алып, вагонга утыртып җибәрә һәм, элемтәгә кереп, каршы алуларын һәм әтиләре янына килеп җитүләрен тәэмин итәләр. 1941 елның сентябрендә алар әтиләре утырган лагерьга барып җитәләр. Балалары килү сәбәпле, Ибраһим хәзрәткә бер айлык төн увольнительные бирелә, һәм ул эштән соң гомуми баракта түгел, ә күрешү өендә балалары белән бергә ашый-эчә, куна. Октябрь башлангач, Ибраһим хәзрәт төрмә хуҗасы аша балаларын Иркутскидагы балалар йортына, аерым урыннарга булса да, урнаштырта. Приютта яшәп кит¬кән балалары белән ата кеше элемтәдә тора. Сугыш беткән 1945 елда, әтиләренең киңәше буенча, 18 яшен тутырган Дания, энесен табып, Куйбышевка, әтисенең кардәше - Касыйм абый Гатауллинга кайталар. 1947 елда срогын тутырган Ибраһим хәзрәт тә Куйбышевка кайтып төшә һәм, балаларын Касыйм гаиләсеннән алып, үз гаиләсе белән яши башлый. 1948 елда, шәхси тормышын җайга салу өчен, Ибни кызы Фатыймага өйләнә. Фатыйма абыстайның беренче ире, элеккеге мулла Зиннәтулла Шәрифуллиннан туган ике кеч¬кенә баласы - кызы Сара (Биби-Сара) һәм улы Искәндәр була.
 
Ибраһим Ганиевның тоткындагы тормышы турында архивларда мәгълүмат бик аз, тик Новосибирск өлкәсенең милиция идарәсе справкасы гына. Ул үзе дә бу турыда сөйләргә яратмаган, шуны гына әйтеп була: бу еллар Ибраһим хәзрәт өчен бушка үтмәгән. “Тайшетлаг”та тот¬кында булган руханилар бер¬гәләшеп, ярдәмләшеп яшә¬¬гән¬нәр. Ә иң мөһиме, бер-бер¬сен дин буенча баетканнар, ирек¬кә чыккач, халык арасында тарату өчен белем туплаганнар.
 
Язмышы шул булган, кү¬рә¬сең: тоталитар хөкүмәт шартларында, башкача фикер йөртү, бигрәк тә динне пропаганда¬лау тыелган заманда, тугыз ел тоткынлыкта булып та, идео¬логиясеннән ваз кичмәгән имам¬ның вә¬газьче таланты ачы¬лып китә, Куйбышевның мө¬-селман җә¬мә¬гатьчелеге аны йот¬лыгып тың¬лый, үзенең югары имамы итеп таный.
 
Ибраһим хәзрәт үзенең яшәү урыны итеп Куйбышев шә¬¬һәрен юкка гына сайламаган, әлбәттә. Күпсанлы мөселман өммәте, хакимиятнең тыюларына карамастан, яшерен формада булса да, ата-бабаларының динен, гореф-гадәтләрен сак¬лый. Иң авыр чакларда да, бер-берсенә булышып, үз тормышларын алып барганнар. Сугышта туган илләрен саклау өчен гомерләрен жәлләмәгән солдат-офицерлар да яшерен намазларның имамнары булудан баш тартмаганнар һәм инде артык курыкмаганнар да. Шулай алар намус буенча яшәргә теләүләрен күрсәткәннәр. Хәт¬та кайберләре орден-ме¬даль¬ләрен тагып намазга килергә дә кыен¬сынмаганнар. Шуңа күрә Сталин режимына да дингә каршы торырга кыенрак була башлаган.
 
Ә шулай да илебездә дин иреге турында сөйләргә ир¬тә¬рәк булган әле. Бигрәк тә тоткынлыкта булып кайткан дин әһелләрен аерым контроль ас¬¬тында тотканнар. Максат¬ла¬рына ирешер өчен төрле хәй¬ләләр уйлап чыгарганнар.
 
Лагерьдан кайткач, Ибра¬һим хәзрәт туган авылына - бүген Ульян өлкәсе, Иске Майна районына караган, ә ул вакытта Куйбышев өлкәсенә кер¬гән Ис¬ке Кызылсу авылына кайтып, як¬ташлары ярдәмендә “чиста” паспорт юнә¬тә. Киләчәк тормышын яңа баш¬тан кору өчен бу теләге таби¬гый булган, дип уйлыйм. 
 
Яңа паспорт алуы нәрсә белән тәмамланган дип уйлый¬сыз? Куйбышевка кайтып төш¬¬кәч тә, карак аның кесә¬сен чистарткан, документларын һәм акчаларын алып качкан. Ни гаҗәп, ул паспорт шун¬дук МГБның Куйбышев ида¬рәсенә килеп ирешкән. Кү¬рә¬сең, Ибраһим артыннан йөр¬гән шымчы хәбәре буенча, кесә карагына махсус задание бирелгән булган. Бу турыда ишеткән Ибраһим бик кайгыр¬ган, кабат алып китәрләр, дип курыккан. Ләкин эш шуның бе¬лән тәмамланган.
 
1947 елның декабрендә Иб¬раһим мулла Мулланур Батр¬шинга һәм Рабига Ситдыйковага никах укый. Ганиевның сак¬лык белән генә халык арасына шушы чыгуы киләчәк авторитетына юл сала. Безгә, ХХ - XXI гасырлар чигендә яшәүчеләргә, сугыш алды һәм сугыштан соң¬гы елларда мәчетләр, татар телендә газета һәм радио булмавы, имамнар, милли һәм дини бәйрәмнәр турында сөйләүче булмавы сәеррәк булып тоела. Ләкин, чыннан да ул елларда дин тирән подпольега яшеренгән, җомга һәм гает намазлары өйләрдә яшерен рә¬вештә үткәрелгән. Бөек Ватан сугышы ветераны Нурлыгата Әсәдуллинның истәлекләренә караганда, Полевая урам¬ында яшәгән Садыйк бабайның сарае башына халык җомга намазына җыела булган. Бәлки шулай озак дәвам итәр иде, ләкин “яхшы” кешеләр гел табылып тора бит - КГБга хәбәр җиткерелгән. Тиешле кешеләр халыкның намазга җыелып бет¬кәнен көтеп торганнар да конвой машинасын капка төбенә үк китереп бастырганнар. Намаз укып чыккан бөтен кешене дә шул машинага төяп, отделениегә илт¬кәннәр һәм төне буе сорау алганнар. Допрос төнге сәгать өч¬кә кадәр дә¬вам иткән. Ахырда барысын да  өйләренә кайтарып җи¬бәргәннәр, әлбәттә. Намаз укуда гаепләнгән кешеләр төнге буш урамнар буйлап өйләренә таралышканнар...
 
Ләкин хакимиятнең бу куркытулары артык зур нәтиҗә бирмәгән, әлбәттә. Татарлар төрле өйләргә җыелып мәҗ¬лесләр үткәрүне, Коръән уку¬ларны дәвам иткәннәр, ә Иб¬раһим хәзрәт һәрчак алар¬ның көтеп алынган зур кунагы булган. Тормыш юлы, үз өс¬тенә алган вазифасы бик авыр һәм җаваплы булуына карамастан, ул ачык күңелле һәм ярдәмчел кеше, искиткеч акыллы вәгазьче булып калган. Аның тыныч, әмма күңелләргә үтеп керә торган тавышы аудиторияне шундук биләп алган. Хәй¬дәрҗан ага Сафиуллин да, ул вакытта әле бик яшь булуына карамастан, вәгазьләрен бирелеп тыңлаган. “Аны тыңлау миңа хаҗга барып кайту белән тиң тәэсир итте. Ганиев гади һәм шул ук вакытта көчле дә¬лилләр китереп ышандыра бе¬лә иде. Аның вәгазьләре вакы¬тында күпләрнең күңеле йомшарып китеп еладылар. Хәзрәт, тормыш авырлыкларына карамастан, ярдәмләшеп яшәргә, бер-береңә миһербанлы булырга өнди иде”, - дип сөйләгән иде. Ул Ибраһим хәзрәтнең вә¬¬газьләрен магнитофон тас¬ма¬сы¬на яздырып алып, гомере буе саклады.
 
Ә Ибраһим хәзрәтнең үзе¬нә тынгы юк иде. Йә КГБ  ида¬рәсенә чакырталар, йә газетада аның турында фельетон язып чыгаралар. Ул: “Ник болай эшлиләр, ни гаебебез бар”, - дип бик борчыла иде. Мәрхүм Вагыйз хәзрәт Яруллин сүзләренә караганда, Куйбышев урамындагы фатирында радиоприемник, яшерен тыңлаучыларга комачаулау өчен, бертуктаусыз эшләп торды. Кешеләр арасында аны “Ибраһим мулла” яисә “Ибраһим хәзрәт” дип атарга да ярамый иде. Ул үзе моны гадәти хәл дип кабул иткән һәм диненә, милләтенә хезмәт итүен туктатмаган. Кайчакта аңа шәһәр буйлап яшерен рә¬¬вештә хәрәкәт итәргә туры килгәләгән. Андый вакытларда аңа Хөсәен бабай Галиуллин ярдәм иткән. Ул, будкалы мотоциклына Ибраһим хәзрәтне һәм Фатыйма абыстайны утыртып, кайда кирәк, шунда илтеп куя булган.
 
Ибраһим хәзрәтнең балалары да лаеклы кешеләр булып үсеп җиттеләр. Казан университеты җитәкчелеге әлегә кадәр аның улын – мәрхүм Илһам Ибраһим улы Ганиевны интеллектуаль хезмәте өчен яхшы сүз белән искә ала. Кызы Дания Шәмсетдинова Куйбышев филармониясе администраторы бу¬лып эшләде. Ә Ибраһим  Ганиев үзе, өлкә хакимияте өчен, вафат булган мөселманнарны җирләүче булып эшли иде. Менә шундый тыйнак кына һөнәр иясе халык арасында нинди зур танылуга лаек бул¬ган. 
 
1967 елның ахырында гына, Куйбышев шәһәренең Малый тупик урамында  мәчет ачылгач, Ибраһим хәзрәтнең яшерен эше легализацияләнә. Болай да 20 елдан артык Куйбышев татарларының яшерен имамы булып йөргән Ибраһим Ганиевка, 1968 елның язында ДУМЕС рәисе, мөфти Шакир хәзрәт Хыялетдинов килеп, чапан һәм чалма кидерә. Бу вакытта инде Советлар Союзы, аз-азлап кына булса да, дин иреге бирә башлаган иде.
 
Бар да артта калды, рә¬хәт¬ләнеп халкыңа һәм динеңә хезмәт итеп яшә генә бит инде. Ләкин сөргеннәр һәм лагерь¬лар, яшерен эш алып барган өчен эзәрлекләүләр бушка үтмәгән, әлбәттә. Шул ук елның җәендә Ибраһим хәзрәтнең йөрәге чираттагы кризны кичерә алмый һәм мәңгелеккә туктый. Шул ук көнне, иртәнге поезд белән Уфадан килеп җиткән Диния нәзарәте идарәсенең баш казые Камал хәзрәт җирләү вакытында болай дип сөйләде: “Без бүген чыннан да зур югалту кичерәбез. Без бик яхшы кешебезне - рухи остазыбызны һәм зур галимебезне югалттык”.
 
...Ибраһим хәзрәт Гани¬ев¬ның кабере Самараның Иске зира¬тының төп капкасыннан ерак түгел. Үзе кебек үк нык булган мәрмәр постаментка тормыш еллары гына язылган “1902 - 1968”. 
 
 
 

Шамил ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ --- | 22.07.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»