|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2022 Җәмгыять
Буа бәдрәфен күргәч...Аяк сындырып, ярты ел өйдә утырганнан соң, ниһаять, аякка басып йөри ала башладым. Туктале, бер дөнья күреп кайтыйм дип, Ульян каласына юнәлдем. Барганда туганнарым җиңел машина белән алып барды. Дүрт сәгать тә үтмәде, Түбән Камадан Ульяновскийга барып та җиттек. Йорт-җирләрен күреп, апа белән күрешеп, өченче көн дигәндә кайтырга кузгалдым, Ульяновскийдан – Казанга, Казаннан – Чаллыга. Сәяхәт итәргә яратам, авылларны, урман-кырларны карап барам. Җәй уртасы, табигатьнең матур чагы.
Ульяновскийдан Казанга “Газель” машинасында барасы икән. Искерәк кенә автобус, әллә йөртүчесе шундыйрак, әллә юллары шулайрак, тормозга басса, сөрлегеп киләсең. Тән ватыла, арый (алга китеп әйтәм, Казан белән Чаллы арасын үтәргә зур автобус бирделәр, утыргычлары иркен, тирбәтеп кенә алып кайталар, юллар төзек, киң). Ял итеп алырга Буа автостанциясенә туктаттылар. Ирләр тәмәке тарта, хатын-кыз, бала-чага автобус тирәли йөренеп тора. Мин бәдрәфкә керергә уйладым. Эзләп йөрисе юк – исе чакрымнан ук аңкый. Якынрак барып карасам, исем-акылым китте. Югыйсә, 21нче гасырда яшибез бит инде. Хәзер автовокзалда гына түгел, һәр шәхси йортта да бәдрәф ясап, шәһәр фатирындагы кебек суын кертеп, газын ягып яшәп яталар бит инде! Сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел, фотоларын җибәрәм, карагыз! Буа шәһәрен күргәнем юк, ул якларда йөрергә туры килмәде, тик бергә укыган Буа районы кызлары уңган, чиста, пөхтәләр дип хәтерлим.
Казан автовокзалына җиткәч, шунда башкардым хаҗәтемне. Анда бәдрәф түләүле, 25 сум. Шулай да чалбар юешләтеп булмый бит инде, түлисең дә керәсең. Аның каравы, идәннәрен сөртеп кенә торалар, ис юк, кәгазь куелган. Кул юар өчен раковина бар, ә суы юк икән, монысы начар!
Чаллыга кайту өчен “Восточный” автовокзалына килдем. Анда бәдрәфне ремонтка япканнар, пассажирлар нишләргә тиештер, белмим.
Һәрнәрсә чагыштыруда күренә бит. Казан – Чаллы юлында ялга туктый торган урында (кайда икәнен чамаламый калдым, йоклап киткән идем) зур кафе ясап куйганнар. Килеп керүгә үк заманча җиһазландырылган зал, кул югычлар, ризык төрледән-төрле, сайлап алырга була, микродулкынлы мич, кофемашина, утырып ашап алу өчен уңайлы өстәл-урындыклар.
Менә бит, үрнәк алу өчен чит илгә чыгасы юк. Ике сәгатьлек юл бу, кил, кара, өйрән, үз җиреңдә оештыр! Буа егетләре, сез шундый булдыксыз түгелдер бит инде!
Фото: https://ru.freepik.com
Мәдинә ШӘЙХЕТДИНОВА, Чаллы |
Иң күп укылган
|