поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
21.07.2022 Фаҗига

"Бөтен кеше сокланган матур өебездән күмер өеме генә калды...", яки сынау өстенә сынау

2020 елның декабрь аенда Балтач районының Норма авылы янындагы авариядә сигез айлык көмәне булган Айгөл Нәҗипова (Минхәирова) һәлак булган иде. Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте татарстанлыларны шаккаттырды.

Югары тизлектә очып килүче Инфинити машинасы белән бәрелешү вакытында Айгөл руль артында булган. Пассажир урынында утырган Фәнил әлеге юл һәлакәтендә исән кала. Әлеге коточкыч фаҗига турында "Шәһри Казан" язып чыккан иде. 
 
Сөекле хатынын һәм якты дөньяга килеп өлгермәгән баласын (соңгы УЗИ сабыйның кыз булуын күрсәткән) югалта ир. Акылдан шашмаудан Фәнилне бары кызлары Айзилә генә коткарып кала. Сосна авылында яшәүче әтисе белән бергә кала кызчык. Инде яралар бераз төзелгәч, күз яшьләре кибә башлагач, ир янә гаилә корырга була. Салавыч авылы кызы Гөлшат белән матур гына, Фәнилнең әти-әнисе йортында дус-тату яши башлый алар. Зур мәһабәт йортка янкормалар ясап, яңартып чыга яшьләр. Әмма сынау ялгызы гына йөрми шул. 14 июль көнне Нәҗиповлар яшәгән йортка яшен суга. 
 
— Ул көнне яшенләп-яшенләп яңгыр яуды. Кичке уннар тирәсе булгандыр, мунчадан чыктым гына, - дип сөйләде безгә Фәнил үзе,- Өйнең уты аттырган, әни балаларны (Фәнилнең кызы һәм тормыш иптәше Гөлшатның беренче никахыннан туган улы - ред.иск.) йокларга яткырган гына. Гаражда ниндидер утның җемелдәгәнен күреп алган. Шунда ук миңа әйтте. Гаражның ишеге автоматик рәвештә ачыла-ябыла торган, аны каерып ачарга туры килде. Яшен иң беренче булып гаражга аткан икән. Электр чыбыгы янып барып ишек кырыенда торган креслога төште. Тиз генә машинаны чыгардым, аңа да зыян килгән. Бамперы эрегән һәм фарасы кәкрәйгән иде. Мин йөргән арада һава кереп, ут ялкыннары көчәйде генә. 
 
Фәнил мондый вакытта нәрсәгә тотынырга белми, өйдә тыныч кына йоклап яткан сабыйларны коткарырга, утны сүндерергә, милекне алып калырга. 2-3 минут эчендә гараж эчендә дөрләгән ялкын янәшәдәге өйне дә камап ала. 
 
 
Шулай итеп, Нәҗиповларның берәмтекләп булдырган каралты-курасы, мал-мөлкәте тораташ яна. Өйнең яртысына да шактый зур килә. «Карак керсә берне ала, ялкын чыкса меңне ала», — дип бик дөрес әйтәләр шул. Аллага шөкер, балалар белән өлкәннәр исән кала. 
 
— Әле яңа гына өйнең түбәсен яңарткан, пристройлар төзеп куйган идек, - дип уфтана Фәнил, - Эшчеләр эшләрен бетереп кенә китте. Күрәсең, кызыл әтәч сагалап кына торган. Өй эчендәге милекне дә саклап калып булмады. Әни балалар белән өсләренә ни эләкте шуны киеп, күршеләргә чапты. Янгын сүндерү машинасы килеп җиткәнче, авыл халкы сүндереште. Тик дөрләп янган йортны саклап калып булмады. Барлык бүлмәләр дә файдалануга яраксыз. Тышкы яктан стеналар сакланып калса да, эчке якта бар нәрсә тулысынча юкка чыкты. Бөтен кеше сокланган матур өебездән күмер өеме генә калды. Ничә еллар дәвамында көчебез белән булдырылган күпме әйбер мизгел эчендә юкка чыкты. Безнең өчен тагын бер зур сынау булды, әмма сыгылырга ярамый. Булдырырбыз, корырбыз. 
 
Әле шушы көннәрдә генә Нәҗиповларга иминият компаниясе вәкилләре килгән. Исәпләп чыгаруларына караганда, бары 150 мең сум страховка чыгачак икән. Ул хәтта өй түшәмен яңартуга кирәкле материаллар алырга да җитми дип көенә Фәнил. 
 
 
Хәзер алты кешедән торган Нәҗиповлар гаиләсе авылдагы бер иске өйдә яшәп торачак. Күмәк көч белән, хәрәбәләрне чистартып, җыештырганнар. Авыл халкы кием-салым, савыт-саба белән булышкан. Фәнилнең әтисе әле дә җирле хуҗалыкта эшли икән. Алар да ярдәм итәргә әзер. Һәркем булдыра алганча, ярдәм җыя. 
 
Бернәрсәсез урамда калган бу гаиләгә йорт-җир булдыру өчен күпме көч, чыгым кирәк булачак. Әйдәгез, хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Акча күчерү өчен телефон номеры: 89027157339 (Назипов Фанил Фаилович, Сбербанк картасына беркетелгән).
 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы