|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2022 Киңәш-табыш
Үз исемеңә кредит рәсмиләштерүне тыеп буламы?"Мошенниклар минем исемгә кредит алырлар да, аны түләү бурычын миңа “элеп” куярлар дип куркам. Ә бит шундый очраклар бар дип ишеттем. Ничек үземне бу бәладән сакларга була икән?" - дип сорый Уфадан Наилә Саматова. Кызганычка каршы, әлегә чит кеше исеменә кредит рәсмиләштереп, акчасыннан үзләре файдаланган, ә бурычны теге кешегә “сөяп” куйган мошенниклардан саклану схемалары юк. Әмма Үзәк Банк бу проблеманы хәл итү юллары турында уйлый.
"Без гражданнарга үзләренең кредит тарихында махсус билге кую хокукын тәкъдим итмәкчебез. Бу онлайн-кредит алганда тыю яки кредитлар һәм займнар бирүне тулысынча тыю була ала. Әгәр соңрак кредит кирәк булса, әлеге тамганы алып ташлап, ике көннән соң кредитны рәсмиләштерергә мөмкин булачак", - дип аңлата РФ Үзәк Банкының кулланучылар хокукларын яклау һәм финанс хезмәтләренең үтемлелеген тәэмин итү хезмәте җитәкчесе Михаил Мамута.
Механизм Дәүләт Думасы тиешле закон кабул иткән хәлдә генә эшли башлаячак. Ул вакытта үз исемеңә кредит бирүне тыю өчен теләсә кайсы банкка яки микрофинанс оешмасына мөрәҗәгать итү дә җитә. Тыючы билгене шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында да куярга мөмкин булачак.
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|