|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2022 Фаҗига
Апас янында авариядә хатын-кыз белән бала үлгәнКичә Апас районында Казан-Ульяновск юлының 66нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Renault машинасы белән идарә итүче 43 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан. Ул идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән. Ир-атның машина йөртү таныклыгы булмаган, дип яза Татар-информ.
Һәлакәттә 65 яшьлек хатын-кыз һәм 8 яшьлек бала үлгән. Йөртүче белән 42 яшьлек пассажир хатын төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән.
--- |
Иң күп укылган
|