поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.07.2022 Шоу-бизнес

Ләйсән Гимаева: "Булат иптәш кызымны ошатып йөри дип уйладым"

Татар эстрадасының танылган артисты Ләйсән Гимаева белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Мин төгәллек, дөреслек яратам. Шуңа күрә усал булып күренәмдер. Әгәр фотога елмаеп төшмәсәм дә, усал булып тоелырга мөмкинмен", - ди Ләйсән.

– Булат (танылган алып баручы Булат Бәйрәмов – Ред.) белән озак очрашып йөрдегезме?
 
– Булат белән бергә укыдык. Ул – Арча, мин Лениногорск педагогика училищесының музыка факультетын тәмамлап килдек. Булат еш кына дуслары белән безнең янга кереп, гитарада уйнап җырлап утыра идек. Башта иптәш кызымны ошатып йөридер, шуңа керәдер дип уйладым. Аралашканнан соң гына мине ошатуын аңладым. Әмма ул вакытта аның да йөргән кызы, минем дә егетем бар иде. Артымнан бик озак йөрде. “Мин-минлегең көчле”, – дип әйтә иде миңа. Бәлки шулай да булгандыр, чөнки ялындырып кына йөрдем. Ул чакта алай егетләр белән йөрү теләге юк иде. Җырчы буласым килде. Казанга артист булырга дип килдем. Миңгол абый Галиев сыйныфында укыдым, аның белән концертларга йөрдем. Булат белән бер аерылышып, бер кушылып йөрдек. Укуны тәмамлап, ул “Татар радиосы”на эшкә кергәч, өйләнешергә тәкъдим ясады.
 
– Кыз бала булачак ирен әтисенә охшатып сайлый, диләр. Булат белән әтиең арасында охшашлык бармы?
 
– Әтинең холкында үзенә каратып тота торган ягы бар иде, гармунда уйнап матур җырлый, юмор хисле иде. Ул сөйли башласа, кеше аннан күзен дә алмый тыңлап тора иде. Булат та нәкъ шундый, матур итеп сөйләшә белә. Шушы яктан алар әти белән охшаган.
 
– Икегез дә иҗат кешесе, еш кына бергә гастрольләргә чыгып китәсез. Моның нинди уңай һәм тискәре яклары бар?
 
– Тискәре якларын бер дә күрмим. Яши-яши уңай яклары гына чыга бара. Бергә эшләгәндә, бер-береңә ышанасың да, бер-береңнең хәлен дә аңлыйсың. Рәхәтен дә, авырлыгын да бергә күрәсең. Икебез дә иҗат кешесе булу авыр дип әйтмәс идем. Үзең беләсең, эстрадада парлы җырчылар күп. Озак яшәгән артистлар да бар. Чынлап та, бер-береңә терәк, таяныч булып, киңәшләшеп эшлисең. Ә икең дә төрле өлкәдә эшләсәң, андый очракта ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгарга, көнләшү булырга мөмкин. Андый гаиләләр арасында аерылышкан очраклар да күп. Шәхсән миңа янымда Булат булгач рәхәт, тыныч. Дуэт җырлау күбрәк тә ошый әле миңа.
 
– Булатны тамашачы юмор хисле кеше буларак белә. Ә гаиләдә нинди ир, әти ул?
 
– Өйдә дә шундый юмор хисле ул. Проблемаларга юмор аша карарга тырыша, балаларны да шулай өйрәтә. Интернетта психология, тормышка караш турында күп укый, интервьюлар карый. Балаларга да киңәшен бирә, миңа да сөйли. Булат – бик җаваплы әти. Бигрәк тә төпчегебез Зәйнәп тугач, балаларга тагын да якынайды. Элегрәк олы кызларга вакыты да җитмәгәндер, чөнки ул вакытта күп эшләде. Хәзер төпчекнең тәмен белеп үстерәбез. Алар бергә кочаклашып йоклый (көлә). Зурларын да ярата, Таңсылу белән Зифа әтиләренә серләрен сөйли, мәктәптә булган хәлләрне сөйләшәләр. “Безнең гаиләдә бер генә ир-ат, аның әйткән сүзләрен үтәгез”, – дип мин дә еш әйтеп торам. 
 
– Еш бәхәсләшәсезме? Кем күбрәк юл куя?
 
– Өйләнешкән еллардагы кебек түгел инде. Беренче балабыз туганда, Казанда беркемем дә юк иде. Әниләр ул вакытта Алабугада яшәде. Бала көйсез булды, Булат көне-төне эштә. Әйткәләшкән вакытлар шул чакта булды. Яшәгән саен бер-береңә ияләшәсең, ничек бар шулай кабул итә башлыйсың. Ир белән хатын күбрәк нәрсә өчен талаша? Акча аркасында яки игътибар җитмәсә. Кайвакыт мин, кайвакыт Булат юл куябыз. Төрле чакта төрлечә була. Хәзер инде бәхәсләшәбез икән, проблеманы уртага салып сөйләшәбез.
 
– Сезнең арада көнләшү бармы?
 
– Юк, чөнки сәбәбе юк. Гел бергә булгач, кем белән аралашканын күреп торгач, бер-берегезгә ышанабыз. 
 
– Сине усал, диләр. Чынлап та, шулаймы? 
 
– Булат мине усал, ди. Бәлки шаяртадыр (көлә). Мин төгәллек, дөреслек яратам. Шуңа күрә усал булып күренәмдер. Әгәр фотога елмаеп төшмәсәм дә, усал булып тоелырга мөмкинмен. Усаллык һәр кешедә әзме-күпме булырга тиеш, иң мөһиме – күңелең яхшы, уйларың чиста булсын дип саныйм. 
 
– Син - социаль челтәр йолдызы, актриса! Бу өлкәгә ничек кереп киттең, халык кабул итәме?
 
– Видеоларны пандемия вакытында төшерә башладык. Өч-дүрт ай эшсез утырдык. Елап утырып булмас, нәрсә дә булса эшләргә кирәк дип уйлап чыгарылган персонажлар ул. Әле ярый бакча бар, күп кенә видеолар бакчада төшерелде. Кыскасы, халык белән элемтәдә булу өчен туган идея иде бу. Бакчада Җиләк Кычытканова булып төшәм, ир белән хатын вайннары да бар. Көн саен яки көн аралаш видеолар төшердек. Алдан ук ныклап уйлап әзерләнә идек. Хәтта махсус костюмнар алдык. Халык әйбәт кабул итте. “Элек сине яратмый идек, хәзер ярата башладык”, – диючеләр дә булды. “Әйбәт уйныйсың”, – диләр. Тәнкыйть тә юк түгел. Әгәр мыскыл итүләр булмаса, мин тәнкыйтьне кабул итә алам.
 
– Өч бала - хыял идеме, әллә малай дип тырыштыгызмы? 
 
– Хыял булмаса да, туйда: “Өч балабыз булачак”, – дигән идек. Алдан сөйләшенгән сүз түгел иде ул. Без дә, Булатлар да гаиләдә өч бала үскән. Өченче кызыбызны соңрак алып кайттык. Зәйнәпне 38 яшьтә таптым, шуңа күрә яшь бала сагындырган иде. Мин малай булсын дип бик теләгән идем. Булат, алай теләмәдем, сәламәт булсын, диде. Беренче УЗИда кыз бала көтәсез дигәч, күз яшьләре белән утырып еладым. Аннары: “И, юләр, иң мөһиме – сәламәт булсын!” – дип үземне ачуландым. Зәйнәпне көткәндә, табиблар борыны кечкенә дип куркытты. Ул да үзенә күрә бер диагноз икән. Кыйммәтле тикшеренүләр үттем. Ахырдан бар да яхшы булды, Аллаһка шөкер.

– Таңсылу белән Зифа ниләр белән шөгыльләнә?
 
- Таңсылу быел 11нче сыйныфка бара. Яхшы укый, аралашырга, китаплар укырга ярата. Җыр белән шөгыльләнгәнен күпләр белә. Күптән түгел үзенә “Матурлык” дип аталган җыр яздырдык. Бу көннәрдә шул җырга клип төшерергә йөрибез. Зифабануга 13 яшь тула. Ул өч кыз арасында аерылып тора, тыныч, сабыр. Рәсем ясарга, тәмле ризыклар пешерергә ярата.
 
– Ләйсән Гимаевага нәрсә теләр идең?
 
– Сәламәтлек теләр идем. Октябрьдә концертларыбыз була, Аллаһы боерса. Үзебезгә тулы заллар телим. Иҗат итәсе килә. Иҗат итү өчен ресурс та, илһам да, энергия дә, акча да, тырышлык та кирәк. Шуларның барысын да телим.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»