поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.07.2022 Язмыш

Балаларымның өчесе дә исән! Ләкин алар бик авыр хәлдә, реанимациядә...

Өч игезәк малай тәрбияләүче яшь гаилә Алина һәм Венер Муллагалиевлар, кайда гына йөрсә дә, гел игътибар үзәгендә. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки өч игезәк бала туу — безнең җәмгыятьтә шактый сирәк күренеш.

Кызыксынган карашларга, төрле сорауларга күптән күнеккән инде алар. “ЭКО” аша туган балалармы? Дәүләт фатир биргәнме? Болар иң еш кабатлана торган сораулар икән.

 
“ХАСТАХАНӘДӘ ОЗАК ЯТАРГА ТУРЫ КИЛЕР”, — ДИДЕ ТАБИБЛАР”
Таһир, Тимур һәм Тамерланга 1 яшь тә 7 ай. Сабыйлар тәпи киткән, беренче сүзләрен әйтергә өйрәнәләр, көнозын мәш килеп, бер-берсе белән уйныйлар. Өчесендә өч төрле холык. Таһир — араларында иң шаяны. Ул гел хәрәкәттә, тик утырырга теләми, атлап түгел, йөгереп йөри.
 
Тамерлан бик тә үҗәт холыклы, үзсүзле икән. Барысын да матур елмаюы белән әсир итә. Ә Тимур, башкалар белән чагыштырганда, иң ягымлысы һәм иркә-назны ярата. Шуңа да күбрәк игътибар сорый. Шулай ук иң күп “сөйләшүче” дә ул икән. “Өч бәхетебез”, — дип, аларга карап сөенә әти-әнисе. ЭКО нәтиҗәсе түгел, ә Ходай тарафыннан бирелгән бүләк. Ләкин бу бәхет җиңел генә бирелми аларга.
 
— Йөклелек чоры җиңел булмады, — дип искә ала яшь әни Алина. — Авырга узып, беренче УЗИ тикшерүен үтәргә баргач, карынымда өч сабый ятканын белеп, шок булды. Әлбәттә, сөендем. Ләкин өч баланы карынымда җитлектерү, тудыру һәм үстерү никадәр авыр булачагын күзалладым. Нәселебездә ике яклап та туганнар арасында игезәкләр бар, әмма берьюлы өч игезәк алып кайтучы без генә.
 
Табиблар: “Өч игезәк баланы күтәрү җиңел булмаячак”, — дип шундук кисәтте. Хәтта әллә ничә тапкыр көмәнне өзәргә тәкъдим иттеләр. Яралгының берсен яки икесен генә калдырырга кушкан табиблар да булды. Сабыйларның җитлекмичә, вакытыннан алда туып, инвалид калу куркынычы да зур иде. Җитмәсә, үземнең дә сәламәтлегем чамалы, йөклелек чорында ул тагын да какшады. Ә шулай да иптәшем белән гел яхшыга өметләнеп, табибларның куркыныч фаразлары турында уйламаска тырыштык. Бала көтү чорының күп өлешен хастаханәдә үткәрдем, медицина хезмәткәрләре: “Син үз кешебезгә әйләнеп беттең, — ди иде.
 
Табибларның фаразы чынга туры килә, булачак әнигә тиешле срокка кадәр йөрергә насыйп булмый.
 
1 ноябрь иртәсендә, кинәт хәле начарлану сәбәпле, йөклелекнең 28 атнасында кесарев кисеме ясыйлар.
 
“2 КГ АВЫРЛЫК ҖЫЙГАННАРЫН МОГҖИЗА КЕБЕК КӨТТЕМ”
— Наркоздан соң аңыма килдем. Әлбәттә, иң беренче сорау — балаларымның хәле ничек, гомумән, исәнме алар? Шәфкать туташлары берничә тапкыр кереп, хәлемне белде. Улларым турында бер хәбәр дә әйтүче юк. Бары тик: “Көтегез, табибларның вакыты юк”, — дип кенә җавапладылар. Ниһаять, кич җиткәч, табиб кереп, көткән хәбәрне җиткерде. Балаларымның өчесе дә исән! Ләкин алар бик авыр хәлдә, реанимациядә...
 
Сабыйларның икесе — 1100, берсе нибары 750 г булып дөньяга килә. Икенче көнне билгеләнгән сәгатьтән күпкә алда Алина уллары белән беренче очрашуны реанимация бүлеге янында көтә. Кечкенә сабыйлар ясалма сулыш аппаратында, зонд аша туклана. Билгеләнгән сәгатьтә, көненә ике тапкыр гына керергә рөхсәт була.
 
— Башка вакытта үземне кулга алып, төшенкелеккә бирелмәскә тырышсам да, улларым янында реанимациядә күз яшьләрен берничек туктатырлык түгел иде. Балаларымны дәвалаучы табибның: “Синең кәефне алар да тоя бит, гел елама”, — дигән сүзләре мине әйтерсең лә айнытып җибәрде. Үземне кулга алып, улларым белән сөйләшеп, балаларга бар иркә-назымны бирдем. Икенче көнне үк беренче үзгәрешләр булды. Таһирны ясалма сулыш аппаратыннан алып, яңа туган балаларны дәвалый торган бүлеккә күчерделәр. Берничә көннән аның янына Тимур да күчте. Көнем реанимация һәм патология бүлекләре арасында йөреп үтә иде. Санаулы сәгатьләр тиз уза. Балаларым янында иркенләп булырга да җитешмим, алар алдында үземне гаепле тоя идем.
 
Аннан соң улларымны үземнең янга палатага күчерделәр. Ул вакытта инде тәүлек әйләнәсе алар тирәсендә кайнаштым. Йокларга да, утырып ашарга да вакыт калмый диярлек. Бала тудыру йортының медицина хезмәткәрләренә рәхмәтем чиксез, бик ярдәм иттеләр. Балаларның 2 кг авырлык җыйганын могҗиза кебек көттем. Чөнки бала тудыру йортыннан чыгу өчен шулай үсүләре кирәк иде. Үлчәүдә бу санны күрү хыялы белән ике айдан артык вакыт үтте. 21 гыйнвар бәйрәм булып истә калды, ниһаять, өйгә кайттык. Нәкъ шушы көнгә улларымның туар көне билгеләнгән иде, — дип сөйләде Алина.
 
“ТӘҮЛЕКНЕҢ 24 СӘГАТЕ ҖИТМИ КАЛА”
Алина үзе Башкортстанның Бишбүләк районы үзәгендә туып-үскән, монда аның әти-әнисе һәм ике энесе яши. Венер — шушы ук районның Усак-Кичү авылы егете. Әти-әниләре шулай ук биредә гомер итә. Уфада яшәсәләр дә, уллары тугач, яшь гаилә күбрәк вакытны авылда үткәрә. Ике якта да балаларны карарга бик ярдәм итәләр.
 
— Шундый зур гаиләбез, якыннарыбыз күп булу белән бәхетле без. Хәзер инде балалар тәпи китте, мөстәкыйль уйныйлар, күпкә җиңелрәк. Шулай да ярдәмчеләрсез булмый. Венер вахта ысулы белән эшли, ул киткәндә, малайлар белән әти-әниләрдә калам, — ди Алина.
Буш вакыты юк дәрәҗәсендә булса да, өч сабыен тәрбияләүдән тыш яшь әни үз шөгыле турында да онытмый. Кияүгә чыкканчы ук ул Казан федераль университетын тәмамлап, реклама белгече һөнәрен ала. Биредә бер маркетинг компаниясендә хезмәт юлын башлый. Туйдан соң яшьләр Уфада төпләнә. Социаль челтәрдә Алина үз блогын алып бара. Игезәк малайлар, әлбәттә, әниләренең язылучылары санын күпкә арттырган. Ул үз блогында күп балалы әнинең көндәлек тормышын күрсәтеп бара, кайчак тәм-том әзерләү рецептлары белән дә уртаклаша.
 
— Вакыт юкка сылтап утырасым килми, киресенчә, декрет ялымны мөмкин кадәр кызыклы итеп үткәрергә тырышам. Тәүлектә 24 сәгать кенә булмаса, бәлки, күбрәк өлгерер идем. Ике ел рәттән Бишбүләктә оештырылган коляскалар парадында катнашып, диплом, бүләкләр белән кайттык. Монда да, әлбәттә, әти-әниләребез, якыннарыбызның ярдәме зур булды.
 
Менә шундый күңелле мәшәкатьләр, балалары, якыннары белән шау-гөр килеп яши Муллагалиевлар. Таһир, Тимур һәм Тамерлан үскән саен, күңелле чаралары артып торыр. Яшь әти-әни малайларны киләчәктә спорт белән ныклап дуслаштырырга тели. Ә һөнәрләрен үзләре сайлар, иң мөһиме — сәламәт кенә булсыннар.
 

Алинә ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 19.07.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»