поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.01.2011 Җәмгыять

“Мин күргәннәр эткә дә язмасын...”

Язмыш дигәннәренең ниндие генә булмый. Кеше хыяллана, киләчәк тормышка зур өметләр багълый. Бактың исә тормыш гел ак сызыктан гына бармый икән шул. Ә кайберәүләргә хәтта мондый рәхәтлек бөтенләй тәтеми. Минем хәзер язылачак вакыйгам да нәкъ менә шул бәхетсез, аяусыз язмыш турында.

Укулар бүген һәрвакыттагыча узмады, алданрак җибәрделәр. Шул уңайдан иптәш кызым белән әбиләр чуагы беткәнче дип, паркка киттек. Табигатьнең кисәк кенә алтын төскә манылуына сокланып, көзнең матурлыгы белән хозурланып йөрдек. Йөри торгач, арытты тагын, күзләр утырырга урын эзли башлады. Күрәмсең, озак йөреп талчыгучылар бер без генә түгел, буш урыннар бөтенләй юк иде. Шунда ялгызы гына утырып торучы бер әби янына юнәлдек. Әбиебез татар булып чыкты.

 

Шулчак безнең дә татар кызлары икәнен каяндыр сизеп алып:

 

«Килдегезме, кызыкайларым? Килегез, әйдә, утырыгыз яныма», – диде.

 

Ягымлы тавышлы, мөлаем карашлы, тәбәнәк кенә буйлы, зәп-зәңгәр күзле әбекәйнең эндәшүе кемгәдер сәеррәк кебек тоелса да, без моңа бер дә шикләнеп карамадык, киресенчә, аны хуплап, сөйләшеп киттек. Ул бездән кайда, кем белән нинди шартларда торуыбызны сорашты. Соңрак исә үзе хакында сөйли башлады. Гомумән, кешеләр язмышы хакында күпне ишеткәнем, укыганым булды, әмма мондыен... Аллаһы Тәгалә үзе саклый күрсен...

 

Әлфия апа Азнакай районында гади генә күп балалы гаиләдә төпчек бала булып туа.

 

«Өс-башка кияргә әйбер булмыйча, ачлы-туклы йөреп, тегендә-монда барып, вак эшләр эшләп үтә иде көннәр. Белмим, ничек чыдалгандыр, ну язмыш безне, конечно, жәлләмәде, бирәсен бирде...» – дип уфтанды ул.

 

Бик сәләтле, шук, җитез, өлгер кыз идем мин. Өйдә дә булыша идем, алдынгы укучылар рәтендә йөреп, укудан тыш чараларда катнашып, урыннар яулый идем. Эх... Яшьлек дигәннәре үтте дә китте. Бер егерме елга гына булса да яшәрәсе иде...

 

Үсеп буйга җиткәч, язмыш җилләре мине башта Казанга, соңыннан Донецкка ташлады. Нужа печән ашата, дигәннәр бит, акча җитмәү мине әти-әниләрдән аерып, читкә китәргә мәҗбүр итте. Нишлисең, Аллаһ кушканы...

 

Шактый вакыт югалып торулардан соң туган ягыма әйләнеп кайттым. Шулай да эшемне ташламадым.

 

...Менә мин кабат Казанда. Абыем Салих бу вакытта инде шәһәр мәшәкатьләренең тәмен татып, тәмам туеп беткән булса кирәк, ә мин әле яңа дөньяга чумып кына килә идем. Шушында килеп төшүем белән двоюродный Гаишә апа мине эшкә урнаштырды, яшәргә урын табып, ашау-эчү белән тәэмин итеп торды. Рәхмәт аңа!

 

Тиздән Хәким белән таныштым. Ике ай да үтмәде – өйләнештек; уртак җимешебез Сабирның тууы белән, ниһаять тормышым нормальләште дигән идем... Юк шул, күрәселәрем алда булган икән әле.

 

Бисмилласыз булдым, дип әйтә алмыйм, тик нигәдер бәхетсезлек минем арттан калмый, һаман да эзәрлекләп йөрде.

 

Улыбыз үсә торды, ул арада балалар бакчасына йөрер чагы да якынлаша иде. Шул сәбәпле поликлиникага алып барып, прививка ясату, справкалар җыю турында уйлый башларга кирәк иде. Боларның барысы да кинәттән генә, мин авырып китү сәбәпле, әтисе җилкәсенә төште. Әйе, үзем өйдә ятып, иремне больница юлында йөртүем күңелдә күпмедер дәрәҗәдә тынычсызлык тудырды. Моның ни белән тәмамланачагын белгән булсаммы... Тора алмаган җиремнән сикереп торып, бернигә дә карамыйча, туры балам янына чабар идем.

 

Врачлар улыма тиешсез доза прививка ясаган. Баламның бөтен тәне эштән чыгып, хәрәкәтләнә алмау дәрәҗәсенә җитә.

 

«Бетергәннәр баламны... Минем баламны! Күрмәгәннәр...белмәгәннәр... Нигә? Сез бит доктор!»

 

Әйе, баштарак өмет чаткысы дигәннәре бар иде. Хәзер кая инде ул өмет. Менә илле ел буена мин Сабирны ялгызым гына тәрбиялим. Инде үзенең балалары, гаиләсе булуга да карамастан.

 

«Туктагыз, ә нигә үзегез генә?» – диде иптәш кызым, минем уемны укып.

 

«Әйе, үзем генә. Сабир сигез яшендә чакта Хәким: «Гарип баланы карар хәлем юк әле, картайгач, безнең үзебезне кем карар соң», диде дә, әйберләрен җыйнап чыгып китте. Менә шул минуттан мин тол хатын. Әмма тормышның авырлыклары белән тол булуым турында уйларга, еларга да вакытым юк иде».

 

«Әлфия апа, нигә соң улыгызны гарип калдырган врачларны судка биреп, үз хокукларыгызны якламадыгыз? Дөреслек сезнең яклы бит...»

 

«Әй, кызым! Ул вакытта хәзерге акылым булсамы...»

 

Шул каһәр суккан көннән алып больница юлын таптап киләбез. Хәтерлим, кулымда аяк-куллары, башы артка китеп, тәнен тотып тору сәләтеннән ваз кичкән бала.

 

«Тукта, бу минем баламмы соң? Минеке имән күк таза, сау-сәламәт иде түгелме соң? Ә бу бала алайса кемнеке? Китерегез миңа үземнең баламны, үземнең нарасыемны, минем Сабирымны! Миңа үземнең балам кирәк!»

 

Сабир гарип булса да, аның күңеле сынык булмады. Ул җанына сихәтне табигатьтән, аның сихри матурлыгыннан ала иде. Үзен начар хис иткән вакытта да:

 

«Әнием, алып чык мине саф һавага, терелт минем җанымны, савыктыр тәнемне», – ди торган иде. Я булмаса музыка тыңларга керешә иде.

 

Санаторийларда күп йөргәнлектән, Сабирның сабакташларыннан бераз гына артта калган чаклары да булгалады, тик үзлегеннән өйрәнеп, ничек тә аларны тиз арада куып җитә, тырыша, алга үрмәли иде.

 

Өч операция кичерде, җан кисәгем. Соңгысы ундүрт яшендә булды. Өчесендә дә: «Мам, со мной все в порядке, ты за меня не беспокойся», – дип кенә торды. Эчендә ут янса да...

 

...Төне буе Сабир үкереп чыкты. Сызламаган, авыртмаган җире юк иде. Тәнендәге тимгел-тимгел таплар мине куркуга салды. «Скорый» чакыртып, улымны операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Шул арада Хәкимгә шалтыратып, барысын да аңлатып бирдем, тиз арада килеп җитүен сорадым.

 

Килмәде.

 

«Каһәр суккан, җитди эшләре бар, имеш. Баласы үлем белән көрәшкәндә нинди эш була ала?! Ата кешеме ул, әллә юкмы?! Йөрәге бармы аның?!»

 

Операция узуга Сабир янына озак вакыт кертми тордылар. Йөрәк тынгы бирми. Әйтерсең, менә-менә атылып чыга. Түзмәдем, Сабирым яткан палатага кердем. Керсәм... Ни күрим, бала акырып ята. Ачыкланганча, наркоз бирмәүләре аркасында. Шушы хәл мине берничә елга артка әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Үзем алдыма: «Тагын врачлар гаепле», – дидем һәм хакыйкатьне эзләп гауга куптардым.

 

Сохранениядә чакта улым һаман әтисен сорады:

 

«Где он? Где мой папа? Почему он не пришел? Ведь я его люблю! И он мой отец!»

 

Күз яшемә тыгылып, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләргә булдым: әтисенең безне ташлап чыгып китүе, башка кайтмаячагы һәм монда килмәячәге турында да. Мескен, әтиең була торып, әтисез кал әле!..

 

Беркөнне иртән эшкә чыкканда күрше хатыны Фатыйманы очраттым. Гомере буе гайбәт таратып килде. Кинәт бу мине туктатты да:

 

«Карале, улың култык таякларына күчкән, дип сөйлиләр, дөресме соң ул?» – диде.

 

Мин әйтәм:

 

«Ходаем, каян ишеттең инде бу яман сүзне? Кем сөйли? Юк, дөрес түгел!» – дим.

 

Теге аны-моны уйламыйча:

 

«Хәким», – диде.

 

Күз алларым караңгыланып, баш мием бу исемнең миңа таныш булуы турында төшенсә дә, аның минем ирем булуын тиз арада гына аңлап өлгерә алмады.

 

Алдымны-артымны карамыйча, туп-туры шул вәхши җанга киттем.

 

«Син – мин әйтәм – авызыңны үлчәп ач. Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме соң синең? Үз балаңны шулай түбәнсетү дөрес эшмени? Хайван икәнсең! Җирбит!»

 

Сабир әтисе турында начар сөйләгәнне яратмый иде. Сөйләсәм дә, үчле күзләре белән карап, сөйләшми, эндәшми торган иде. Ни генә булса да, Хәким бала күңелендә изге бер җан булып калды.

 

Декабрьнең салкыннары җитте. Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Беркөнне Сабир укудан кайтты да:

 

«Мам, хочу елку. Почему в классе она уже у всех есть? Почему и мне папа не принесет елку?» – дип, каршыма килеп басты да, кулларымнан тарта-тарта чыршы таләп итте.

 

Юеш күзләремне күрсәтергә теләмичә, кухня бүлмәсенә чыктым. Башымда Хәкимка шалтыратып, балага чыршы алып килүен сорау уе туды.

 

Икенче көнне, мин эштән кайтуга, өй түрендә бизәлгән чыршы күреп, кабат елап җибәрдем. Тик бу юлы шатлыктан!

 

Сабирның: «Видишь, это мне мой папа подарил, а ты говорила, что он плохой», – дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалды.

 

Юк, мин һичкайчан аны үз әтисенә каршы куеп, әтисен яратмаска, онытырга, дошман итәргә дигәнем булмады. Сабир һәрвакыт әтисе хатасына күз йомып килде. Аның «гарип бала карап үстерәсе килми», дип чыгып китүен һәм моның бары бер сәбәп кенә булуын белми иде ул.

 

«Ничек? Әлфия апа, сез моның белән нәрсә әйтергә телисез?»

 

«Ярар, сөйлим. Хәким минем өстән йөри, дигән хәбәр бөтен тирә-юньгә таралган булган. Тик мин, хыялый, моны күрмәдем, белмәдем. Белгәч тә, «балам кызганыч, балам ятим калмасын», дип, ут йотып йөрдем.»

 

Моның хәтле сабырлык, түземлек каян килгәндер, әйтә алмыйм, әмма боларның һәммәсен дә балам хакына эшләдем. Булган хәлләрдән соң алтмыш елга якын вакыт узды, ә мин һаман да Сабирны бишектәге балам төсле карап киләм. Әлегә кадәр шул бала, аның тынычлыгы өчен җан атып яшим. Саулыгымнан зарланмыйм, Аллага шөкер. Җиде мең пенсия акчасына улымны ашатып, киендереп торам. Бераз гына кәефем китүен күрсә дә: «Мам, не волнуйся, все будет хорошо», – дип эндәшүен әле дә онытмый.

 

«Тормышым нурсыз булды, дип әйтә алмыйм. Яшьтән газап чигеп яшәдем, тик Ходайга зарланганым юк».

 

Көн кичкә таба авыша иде. Без автобус тукталышына юнәлдек. Әлфия апа үзе атлаганнан яфраклар кыштырдаган тавыш астында сөйләвен дәвам итте.

 

«Сөләгәннәрем мин күргәннәрнең чиреге генә. Килегез кунакка, чәй эчәрбез, тәмле камыр ризыклары белән сыйлармын, сөйләшеп утырырбыз», – диде ул елмаеп. Әмма бу елмаю кечкенәдән газап чиккән кешенекенә бер дә охшамаган иде.

 

Автобус ишекләре кинәт ябылды. Колакларда бары Әлфия апаның: «Мин күргәннәр эткә дә язмасын иде. Сабыр була белегез, балакайлар, шөкерсез булмагыз», – дигән сүзләре генә яңгырады.

 

«Яшә! Газизләрдән газиз, сабыр, бөек Ана! Аңа бәхет, саулык һәм түземлек бир, Ходаем», дип пышылдадым мин үз алдыма һәм кулыма тамган күз яшен сөртеп, уйларга бирелеп өйгә таба юнәлдем.


Алия ГАРӘФЕТДИНОВА,ТДГПУ студенты
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»