поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.07.2022 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова Илнур Коләхмәтовның хыялын чынга ашырган

Илнур Коләхмәтов төрле уен коралларында оста итеп уйнавы, үзенчәлекле җырлавы белән аерылып тора. Бүген ул – Илсөя Бәдретдинова төркеменең иң көчле, талантлы артисты.

– Илнур, син кайда, нинди гаиләдә үстең?
 
– Башкортстан республикасы Учалы районы Кәрим авылында туып үстем. Гади авыл малае мин. Без гаиләдә ике бала, миннән олырак апам бар, исеме Рәзилә. Арыслан һәм Айвар исемле ике улы бар. Атайым, ягъни әтием Ильяс, инәйем – әнием Рәзифә. Алар авылда тора. Атайым тимер юлында “РЖД”да эшли, ә инәйем Учалыда хастаханә хезмәткәре.
 
– Сәхнәдәге эшчәнлегеңне Салават Фәтхетдинов төркемендә башлагансың икән?
 
– Уфада  гимназияне тамамлагач, югары уку йортында укырга дип Казанга килдем. Нәфис сүз, жыр, бию, төрле уен коралларында уйнап имтихан үттем. Аннан соң Салават абый Фәтхетдинов үзенең концерт программасында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Беренче курс алдыннан август аенда мин 25 көн буе Салават абыйның концертларында катнаштым. Бер ел Ринат абый Гыйләҗев җитәкчелегендәге “Сорнай” ансамблендә эшләдем. Биш ел Айдар абый Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләдем. Аларга бик зур рәхмәтем! Коллективта тәҗрибә тупладым, үзеңне сәхнәдә тоту, бию, җыр, төрле уен коралларында уйнарга, үсәргә ярдәм иттеләр.
 
– Ә Илсөя Бәдретдинова белән ничек таныштың?
 
– Без “заочно” таныш идек, әмма күрешкән генә булмады. Илсөя апа миңа болай диде: “Монда бернинди кыйбатлы кунакханәләр булмаячак. Лапша ашап, идәндә йоклый торган вакытлар була. Озын юллар үтәргә туры килә, көн саен концерт куярга, атналар буе гастрольләрдә йөрергә син ризамы?” Алга таба эшләргә, үсәргә, “комфорт зонасыннан” чыгарга кирәк дип үземә сүз бирдем. Аллаһка шөкер, бергә эшли башладык, һәм һич кенә дә үкенмим.
 
– Нинди уен коралларында уйныйсың? Тамак төбе белән җырлау кыенмы?
 
– Уфада укыганда, төрле музыка уен кораллары дәресләренә йөрергә ярата идем. Белгечлегем кларнет булса, өстәмә уен коралы фортепиано булды. Ә инде этник уен коралларына үзем теләп йөри идем. Думбра, курай, кубызда уйныйм. Башкортстанда һәр ел саен кубызда уйнаучылар конкурсы үтә. Ә конкурс алдыннан мастер класлар үткәрелә иде. Тамак төбе белән җырларга, кубызда, курайда уйнарга өйрәттеләр. Тамак төбе белән җырларга башта авыр иде. Хәзер дә бер атна җырламый йөрсәң, яңадан өйрәнгән шикелле. Һәр вакыт “мыкырдап” йөрергә кирәк (көлә).
 
 
– Хатының Айгөл белән сине Илсөя таныштырган икән?
 
– Айгөл – Түбән Кама кызы. Без бергә ансамбльдә эшләдек. Ул – биюче. Беренче курста укыган вакытта бер фестивальдә катнашырга туры килде. Уйнап чыккач, Айгөл минем яныма килеп: “Илсөя апага кирәк”, – дигән булып телефон номерымны алды. Белмим, бәлки үзенә кирәк булгандыр (көлә). Аннан соң без Илсөя апа белән студияләрдә уен коралларын, бэклар яздыра башладык. Айгөл белән Илсөя апа таныштырды дип әйтсәң дә була.
 
– Илсөя белән дуэт җырлаганнан соң, сезнең турында имеш-мимешләр йөри башлады. Айгөл көнләшмәдеме?
 
– Дуэт жырлау – күптәнге хыялым иде. Бу хыялны чынга ашырырга Илсөя апа ярдәм итте. Хәзерге вакытта ике дуэт җырыбыз бар. Әлбәттә, кемгәдер ошады, кемгәдер юк. Һәр кешенең үз фикере бит. Айгөл көнләшмәде. Ул мине һәрвакыт хуплап, миңа таяныч булып тора. Алга таба эшләргә  ярдәм итә.
 
– Елына бик күп концертлар куясыз. Ардырмыймы? Гаиләң белән күбрәк вакыт үткәрергә теләмисеңме?
 
– Безнең девиз: эш кенә булсын! Әлбәттә, бик күп юллар үтәргә туры килә, көн саен концертлар... Үзем шушы юлны сайладым бит. Беркем дә кыйнап укытмады, үзем теләдем. Үз эшеңне яратып, аңа тугры булып, ниндидер идеяләр белән тулыландырып торсаң, һич ардырмый ул. Гастрольләрдән соң, күбрәк гаилә белән булырга тырышам. Сагыналар. Ике улым үсеп килә. Олысы – Айназ, кечкенәсе – Илназ. Мин гаиләдә бик таләпчән атай (әти). Әгәр кирәк икән, безгә көн дә юк, төн дә юк, паркка, урманга, яки машина белән шәһәр буйлап төнге прогулкага чыгып китәбез. Мин аларны бик нык яратам, алар минем таянычым, горурлыгым.
 
– Илнур, нинди хыялларың, киләчәккә планнарың бар?
 
– Алга таба да гаилә дип, эш дип янып яшәргә, эшләргә! Яңа жырлар чыгарырга телим. Эш кенә булсын!
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»