|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2022 Киңәш-табыш
Апа белән сеңелгә бер елны никах укытырга ярыймы?"Апа белән сеңел бер елны никах укыта алалармы? Ике бертуганга бер елны өйләнешергә, кияүгә чыгарга ярамый, диләр, дөресме ул?" - дип сорый Апастан Эльвира Г. Укучыларыбызны бүген ниләр борчый? Алар нинди сорауга җавап таба алмый интегә? «Иман» сәхифәсенең бүгенге чыгарылышында укучыларыбыздан килгән хатларга җавап табарга булдык. Аларга «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә.
– Юк, бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Әгәр теләге бар икән, бертуганнарга бер үк елны никах укытырга, өйләнергә, кияүгә чыгарга рөхсәт ителә. Моның бернинди дә зыяны юк. Аллаһы Тәгалә никах укыту өчен үзенең бер вакытын бирә. Шуңа күрә аларның яшьләре җиткән, тиң парлар тапканнар икән, никах укытып, гаилә төзесәләр, бу – хәерле, саваплы, дөрес, шәригатебезгә туры килгән гамәл. Монда бернинди каршылык юк.
--- |
Иң күп укылган
|