|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2022 Җәмгыять
“Ләйсән дөньяга булган карашыбызны үзгәртте”Саба районында яшәүче, Татарстанны бар дөньяга таныткан талантлы Ләйсән Зарипованы күпләр белә. Ул Даун синдромлы спортчылар өчен өстәл теннисы буенча Европа һәм дөнья чемпионатларында алтын, көмеш медальләр яулый. Режиссер Анастасия Штандке Ләйсән турында “Иртәгә нәрсә булыр?” дигән документаль фильм төшерде. Социаль челтәрдә кызның оста биюен күзәтергә мөмкин. Күптән түгел Ләйсәнгә 27 яшь тулды. — Кызым турында Даун дип сөйләгәннәрен яратмыйм. Бу — авыру түгел, бары күзәнәктәге бер хромосома артык булу аркасында килеп чыккан үзенчәлек. Әллә безгә — сәламәт кешеләргә — җитеп бетмидер ул хромосома, Алла белсен? Кешеләргә ихласлылык, ягымлылык җитми. “Кояш балалары” узып баручыга да матур сүз әйтә, елмаеп сәлам бирә. Ачу сакламыйлар. Игелеккә, яхшылыкка без алардан өйрәнәбез, — ди Ләйсәннең әнисе Рәмзия апа.
Даун синдромлы балаларның әниләре социаль челтәрләр аша аңа ярдәм, киңәш сорап яза икән. Зариповлар бөтен авырлыкны үз җилкәсендә кичергән. Кызларын балалар бакчасына, мәктәпкә дә алмаганнар, балага кечкенәдән мөстәкыйль шөгыльләнергә туры килгән. Юлларында очраган мәрхәмәтле кешеләргә, тренерларга рәхмәтле алар.
— Даун синдромлы баланың хәлен аңлар өчен, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк. Моның өчен төрле тестлар тәкъдим ителә. Мәсәлән, зур тизлектә барган поезд тәрәзәсеннән башыңны урамга чыгарып кара. Аларга шулай җил тизлеге белән күп мәгълүмат килә. Шуннан үзләренә кирәклесен сайлап алалар. Моның өчен балага вакыт кирәк. Аларның тел төзелеше дә аерыла: авызыңа зефир кабып сөйләшеп карарга була. Ләкин бала белән аралашкан саен, сөйләме яхшыра. Кулга бияләй кигән килеш җиләк җый: аларның моторикасы камилләшмәгән. Моны үстерер өчен баланы күл эшләренә өйрәтергә була, — дип сөйли Рәмзия апа.
Ләйсән кечкенәдән бии, 8 еллап тренажер залга йөри, теннис белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Гел хәрәкәттә булу аңа үзен формада тотарга ярдәм итә. Буш вакытында төрекчә сериаллар карый, дуслары белән аралаша, кул эшләре белән мавыга.
— Без, шөкер, бәхетле гаилә. Өч кыз үстерәбез. Ләйсән дөньяга карашыбызны үзгәртте. Үзенчәлекле бала үстерүчеләргә тормышта югалып калмаска, кеше сүзен тыңламаска, үз тормышың белән яшәргә киңәш итәм, — ди Рәмзия апа.
--- |
Иң күп укылган
|