|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2022 Җәмгыять
«Очып китә алмыйбыз»: казанлылар Сочи аэропортында торып калганКазанлылар Сочидан очып китә алмавына зарланды. Аларның сүзләренә караганда, рейс турында белдерү юкка чыккан. Видеоязма социаль челтәрләрдә барлыкка килде, дип яза «Татарстан24». Видеоязмадан күренгәнчә, республика башкаласына очучы самолетны күп кеше көтә. Ролик авторы башка шәһәрләргә рейсларны гамәлдән чыгармауларын да ассызыклый:
«Безне алып аттылар. Санкт-Петербург, Мәскәү калды. Безгә очып китәргә ирек бирмиләр», — дип уртаклаша хатын-кыз.
Ул шулай ук пассажирлар арасында балалар күп булуын һәм аларның елавын әйтә.
--- |
Иң күп укылган
|