|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2011 Мәгариф
Укуның кызыгы акчадамы?Яшьләр үзләре акча эшләргә өйрәнергә тиеш. Россия Президенты киңәшчесе Аркадий Дворкович әнә шундый фикердә һәм ул студентларның стипендияләрен бетерергә тәкъдим итә. “Һәр нәрсәгә үз хезмәтең белән ирешергә кирәк, эшләү исә модага керергә тиеш”, – ди ул. Укып та, эшләп тә буламы? Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, Татарстанның Студентлар лигасы президенты:
– Мин Дворковичның төгәл итеп нәрсә әйткәнен белмим, әмма стипендияләрне бетерү фикере белән килешмим. Миңа калса, җәмгыятьнең аз якланган катлауларына ярдәм итү дәүләтнең төп бурычларыннан берсе булырга тиеш. Студентлар әнә шул катлауга керә дә инде. Чөнки аларның төп эше – белем ул. Шулай булгач, эшләргә вакыт аз кала бит инде. Әйтик, медицина белгечлегенә укучы студентлар яхшы белем алсын өчен аларның бар игътибары укуда булырга тиеш. Бәлки Дворкович студентларга тәҗрибә туплау өчен эш шартлары булдыру турында әйтергә теләгәндер. Әмма ул чакта да стипендияләрне бөтенләй бетерергә ярамый. Ә инде юкка чыгаралар икән, башкача ярдәм булырга тиеш. Без, мәсәлән, студентлар өчен социаль карталар, юл йөрү билеты булдыруны күптән тәкъдим итәбез инде.
Радик САБИРОВ, КФУның Татар филологиясе факультеты деканы урынбасары:
– Мин каршы. Стипендия студентка укырга этәргеч бирә, факультет эшендә актив катнашучы укучыларга өстәмә акча да түләнә. Студентның гадәти стипендиясе 1300 сум гына булса да, университет эшендә катнашучылар арасында берничә мең сум өстәмә акча алучылар да бар. Хәзер егет-кызлар уку йортында өстәмә акча эшли башласа, аларга хезмәт кенәгәләре ачарга туры киләчәк. Белмим, моны уку йорты эшләрме? Башка урында эшләсәләр, аларга, мәсәлән, тулай торакка төнлә кайтырга туры киләчәк. Юлда берәр нәрсә булмас дип кем әйтә ала. Кем җавап бирәчәк? Бәлки, укытучыларның хезмәт хакын арттыру турында уйларгадыр?
Венера ХӘБИБУЛЛИНА, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бүлек башлыгы:
– Дворкович бу очракта социаль стипендияләрне бетерүне күздә тотмагандыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә вузларда стипендия нигездә аз керемле, яхшы укыган студентларга түләнә. Бу акча – бер мең сум тирәсе генә. Әлбәттә, ул хезмәт хакы түгел. Әмма кайбер балалар стипендиясез яши алмый. Аннары яшьләрнең барысына эш урынын кайдан табып бетерәсең? Ә инде стипендияләрне бетерәләр икән, аз керемле студентларга ярдәм итүнең башка системасы булыр дип уйлыйм.
Валентина СЕМЕНОВА, ике студент анасы:
– Кечкенә улым медицина университетында укый. Укулары авыр, шуңа күрә бер имтиханын “өчле”гә бирүе аркасында соңгы елында стипендия алмыйча укыган иде. Менә бу сессиядә барлык имтиханнарын уңышлы гына биреп, стипендия ала инде бу хәзер, дип кенә торганда... Стипендия, 100 сум булсынмы ул, 1000 суммы – кирәк. Юл йөрүгә генә булса да кирәк. Аннан килеп, стипендия – студентларны яхшырак укырга этәрүче әйбер дә бит әле. Шулай булгач, стипендия кирәк түгелме инде? Студент яхшы укыганы өчен стипендия ала икән, Дворковичның, акчаны эшләп кенә алырга кирәк, дигән фикере шуңа туры килә дә инде.
Динә ШӘКҮРОВА, КФУ студенты:
– Безнең өчен стипендия иң зур стимул булып тора. Университетка укырга кергәндә бюджет бүлегенә эләгү өчен көрәшнең нигезендә дә студентның стипендия алу теләге ята. Бүгенге көндә 1100 сум түлиләр. Әлбәттә, бер ай өчен зур сумма түгел. Ул хәтта юл чыгымнарын да капламый. Әмма такыр кесәле егет-кызларга 1100 сум бер дә артык түгел. Әгәр стипендияләрне бетерәләр икән, дәүләтнең яшьләрне кайгыртуы турында әйтүләре буш сүз генә булып чыга.
|
Иң күп укылган
|