поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.07.2022 Язмыш

Авыру кызын терелтергә теләүче ана: «Йөрәгемне аңа бирер идем»

Роза Дәүләтшина редакциягә үзе килде. «Балама ярдәм кирәк чакта ничек түзеп торыйм…» – ди ул. 38 яшьлек кызы Энҗе Галиуллина турында язып чыгуыбызны, газета укучылар белән бергә ярдәм итүебезне сорап килгән ул. Йөрәгендәге хәсрәт йөзенә дә бәреп чыккан. Күз яшьләрен тыя алмый, алар мөлдерәп ага. Елаган кешене күп күргәнем булса да, җаны-тәне белән үксегән, һәр күзәнәге сулкылдаган кешене беренче очраттым.

– Ничек тә баламны яшәтәсе иде, – ди Роза Дәүләтшина. – Кайчакта аның тилмерүен күреп, Аллаһы Тәгаләдән, үзең хәерлесен бир, дип сорыйм. Бик авырганда инде безне ташлап китәр дә кебек була. Тырыша, тырмаша ул. Тормышның якасына ябышкан. Бетте дигәндә, күзләрен ача, аякка баса. Яшәүне бик ярата шул. Бер генә теләге бар –  яшәү!
 
Энҗе бик тырыш бала була. Мәктәпне бетергәч укый да укый. Шуңа кияүгә дә соң чыга. Ире Альберт белән матур яшиләр. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга килә. Бар да яхшы була. Тик 2020 ел алар гаиләсенә авыр хәбәр алып килә. Аш бүлмәсендә савыт-саба юганда аңын югалтып егылган Энҗенең гемоглобины түбән икәнлеге ачыклана. Аннары ул биле һәм аяклары авыртуга зарлана башлый. Табиблар төрлечә дәвалап карый. Чираттагы кан анализлары Энҗедә яман чир икәнне күрсәтә.
 
– Кызым химия терапияләре алды. Хәле дә рәтләнеп киткән кебек иде. Тик аннары пандемия башланды. Безне ковид госпиталенә күчерделәр. Анда күчкәч, химия терапиясе туктап торды. Энҗе бик нык авырта башлады. Ковид диагнозы куелган иде. Ул чакта мин дә авырдым. Кызымны коткара алмабыз дисәләр дә, ул терелде. Өч тапкыр кан плазмасы салганнан соң, күзләрен ачты. Аннары аны Казанның 16 нчы хастаханәсенә салдылар, – дип сөйли Роза апа. – Ул аннан терелеп чыкты. Анализлары яхшы иде. Дәвалаган табибы да, лейкоз күзәнәкләре беткән, дип сөендергән иде. Чынлап та, ул чакта кызым матураеп китте, чирне онытып яши башлады.
 
Тик яман чир быел май аенда тагын үзен сиздерә. Хәлсезләнүен сизгән Энҗе, түләүле клиникага барып, кан тапшырып карый. Нәтиҗәләре бер дә сөендерми. Кандагы лейкоз күзәнәкләре 88гә җиткән була. Шуннан соң табиблар Энҗегә химия терапиясе бирәләр. Яман чир күзәнәкләрен үтерү өчен күләмен 3 мең тапкырга арттырып, 3300 мл итәләр. Табиблар Энҗене озак яшәмәс диләр. Мондый зур күләмдә химия терапиясе алган кешеләрнең эчке органнарына зыян килә икән. Тик Энҗенең яшәү теләге көчле була, ул бу химияне күтәрә. Әмма ул да булышмый, лейкоз күзәнәкләре кимеми.
 
– Бер улыма инфаркт булды. Ул кызыма донор була алмый. Мин яшем буенча туры килмим. Кече улымнан җелек алып күчереп куймакчылар иде. Тик дәвалау булышмагач, операция ясамадылар, – ди әнисе. – Бер хастаханәдә дә яшәренә өмет бирмәделәр. Әмма мәрхәмәтле кешеләр бар бит ул. Шушындый диагноз куелган, инде чирне җиңгән кеше безгә үзе килеп керде. Кызыма ярдәм итә алырлык хастаханә турында сөйләде. Аннары без чит илдәге шул клиникага чыктык. Андагы табиблар Энҗене коткарып калып була дип ышандыралар.
 
Роза апа кызының тереләсенә бик ышана. Энҗенең үзенең дә яшәү теләге зур. Әнисе дә аның көчле рухлы булуына шакката. Чит ил клиникасына барыр алдыннан ул бернинди дарусыз 6 тешен дәвалата, икесен алдыра. Өенә кайткач, уч төбен күрсәтсә, теш табибы кабинетындагы кәнәфи тотынгычының эзе уелып калган була. Әнисе кызының сабырлыгына әнә шунда тагын бер кат инана.
 
– Бер тапкыр Энҗенең хәле бик авыр булды. Мин аның кулларын тоттым да, кызым, үлмә инде, зинһар, дип ялварып еладым. Шунда ул күзен ачты да, әни, мин үләргә теләмим, яшисем килә бит, диде. Чит ил клиникасыннан терелеп кайтасына ышана ул. Лейкоз күзәнәкләре баш миенә дә китәргә мөмкин, диделәр. Шуңа да без аны тизрәк салдык. Ул анда химия терапиясе ала башлады инде. Хәле яхшырып киткән. Организмы даруларны җиңел кабул итә башлаган, – ди Роза апа.
 
Энҗе ире Альберт белән ике бала үстерә. Кызы Зәринәгә – 10, улы Маратка 6 гына яшь әле. Алар хәзерге вакытта әниләре янәшәсендә. Балаларны үзе белән алып китәргә уйлый Энҗе. «Күпме яшисемне белгән юк, янымда булсыннар», – ди икән. Әле ярый, хәлләренә кереп, аларга яшәү өчен 1 айга бушлай урын биргәннәр. Ирен клиникага кертәләр, сабыйлар исә әниләрен тәрәзә аша гына күреп тора.
 
Роза апа гомере буе мәктәптә укытучы булып эшләгән. Ире белән икесенә 80 еллык хезмәт стажлары бар икән.
 
– Гомеремдә дә, кешедән акча сорап йөрермен, дип уйламадым. Бала хакына барысын да эшлисең икән ул. Ана бит мин. Балам ярдәм сорап ятканда, ничекләр түзеп торыйм? Миннән генә торса, йөрәгемне бирер идем үзенә, – ди ул.
 
Энҗегә бөтен авыллары белән ярдәм итәләр икән. Иске Ибрай халкы, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша. Роза апа авырлык килгәндә, гап-гади кешеләрнең ярдәм кулы сузуына шаккаткан. Пенсияләреннән бишәр мең сум китерүчеләр, 500 сум бирүчеләр дә бар икән. Роза апа бөтен кешегә чиксез рәхмәтле. Әмма чит ил клиникасы сораган сумманы авыллары гына күтәрә алмаслык шул. Анда дәвалану 8 миллион 300 мең сум тора. Һәм ул сумманы 20 июльгә кадәр җыярга кирәк. Бар да яхшы булса, энесе Илфат донор булырга да риза. Тик апасы гына яшәсен!
 
Энҗе Галиуллинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Валюта получаемого перевода: Рубли (RUB)
 
Получатель: ГАЛИУЛЛИН АЛЬБЕРТ РИНАТОВИЧ
 
Номер счёта: 40817810762001604907
 
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК
 
БИК: 049205603
 
Корр. счёт: 30101810600000000603
 
ИНН: 7707083893
 
КПП: 165502001
 
SWIFT-код: SABRRUMM
 
Ире Альберт Ринат улы Галиуллин исемендәге  4276 6200 4435 9309 номерлы Саклык банкы  һәм 5536 9139 9710 8119 номерлы Тинкофф банкы карталары  89274141589 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»