|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2022 Җәмгыять
Очам гына матаемда, канатлар да кирәкмиЭлек авылларда мотоцикл тавышы тынмый иде. Ике егетнең берсендә “Ява”, “Минск”, “Днепр”, “Урал”... Хәзер матайда йөрү шактый кыйммәт, чит ил модельләренең кайберләре машина бәясе тора. Казаннан Альберт КАДЫЙРОВ мотоциклда инде 15 ел йөри. Хәзерге “тимер аты” сыйфатлы булып саналган модельләрнең берсе — “BMW R 1200 GS Adventure”, сәяхәтләр өчен яраклаштырылган. Альберт мотоциклы белән күп шәһәрне гизәргә өлгергән.
— Альберт, мотоцикл тоту кыйммәткә төшәме?
— “Тимер ат”ның төренә карап, запас частьлар, майларын алыштыру бәяләре дә төрле. Мәсәлән, үземнең мотоциклга килгәндә, май, фильтр, свечаларын, колодкаларын алыштыру якынча 30 мең сумга төшә. Кайчакта аларны сезонга берничә тапкыр яңартырга туры килә. Тормоз дискларын алыштырырга уйласаң, 50 мең сумнан күбрәк акча кирәк. Минем мотоциклга яраклы “Мишлен” фирмасы покрышкалары 84 мең сум тора. Хәзер бәяләр артты. Запас частьлар кытлыгы әлегә күзәтелми. Дөрес, алар бик кыйммәт. Акчаң булса, теләсә нинди запас частьны кайтартырга мөмкин.
— Еш кына мотоциклда сәяхәт итәсең. Кайларда булдың?
— Ялларда мотоцикл белән якын-тирәдәге шәһәрләргә, шулай ук Кырымга, Кавказга барып кайту популярлашып бара. Европа илләренә, Магадан, Урта Азия, Африкага чыгып китүчеләр дә бар. Күпләр мотофестивальләрдә катнашу өчен чит илләргә юл тота. Миңа Кавказ яклары күбрәк ошый. Калмыкия аша Дагыстаннан башлап Чечня, Ингушетия, Төньяк Осетия, Кабардино-Балкария тауларыннан узасың. Аннары трасса буенча Кырымны үтәсең. Элегрәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Урал, Себер якларын сайлый идем. Кавказ мотоцикл белән сәяхәт итәргә теләүчеләр өчен бик җайлы. Табигате дә искиткеч. Мине һәрчак таулар үзенә тарта. Киләсе елга Магадан, Камчатка, Владивостокка, ә аннан соң Памирга барырга хыялланам.
— Мотоциклны кыш көне кайда саклыйсың?
— Гаражым бар. Анда бер җиңел машина һәм мотоцикллар тора. Дусларым да үзләренең 4-5 мотоциклын шунда китереп куя. Урын җитәрлек.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
“50 ЯШЬТӘ МОПЕДКА УТЫРДЫМ”
Вәсилә МӨХӘММӘТШИНА, Спас районы Ямбакты авылы фельдшеры:
— Авылыбыз зур. Фельдшер булгач, чакырулар буенча шактый барырга кирәк. Велосипед белән дә йөрдем. Аяклар сызлый башлагач, 50 яшемдә ирем мопед алып бирде. Башта курыктым, бер генә тизлеккә куеп йөрдем, тауга этеп менә, этеп төшә идем. Хәзер 7 ел эчендә өйрәндем. Авылга Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов килгәч, минем мопедның иске икәнен күреп, быел балаларны яклау көнендә яңаны бүләк итте. Бу транспорт эшемдә бик ярдәм итә.
“БЕРКАЙЧАН ДА ЮЛ ҺӘЛАКӘТЕНӘ ОЧРАМАМ ДИП УЙЛЫЙСЫҢ”
Илнур ХАННАНОВ, Сарман:
— 2015 елда мотоцикл белән юл һәлакәтенә эләгеп, бер аягымны югалттым. Ләкин мотоциклга карата мәхәббәт сүрелми. Хәтта авариядән соң иң беренче: “Мотоцикл ни хәлдә?” — дип сораганмын. Бу — мототоксикоз. Мотоциклда йөргән кеше өчен җил — наркотик кебек. Ул гел җитми. Аны чәч арасында тоясы килә. Шуңа тизлекне арттырасың. Беркайчан юл һәлакәтенә очрамам дип уйлыйсың. Үз-үзеңә артык ышану бар. Хәзер дә дусларым килгәндә, мотоциклда йөреп, шул рәхәтлекне тоярга тырышам. Мотоциклда баручыны башка транспорт чаралары күрми. Бу — иң авыры. Машина йөртүче синең тизлегеңне чамаламый. Шуңа да үзеңә бик нык игътибарлы булырга кирәк. Мотоциклда йөргәндә эпикировка булу мөһим. Перчатка, махсус итек кешене җәрәхәтләнүдән, имгәнүдән саклый. Мотоциклда йөрүчене үзара “хрустик” дип йөртәбез. Кечкенә генә юл һәлакәтендә дә сөякләр сынарга мөмкин. Шуңа да сак булырга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|