поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.07.2022 Җәмгыять

Җир белән күк арасында

12 июльдә дөньядагы иң романтик һөнәр ияләре - стюардлар профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу һөнәр 1928 елда Германиядә барлыкка килгән. Моңа кадәр очыш вакытында пассажирларга икенче пилот хезмәт күрсәткән булса, рейслар ерагайган, ә самолетлар сыйдырышлыгы арткан саен, бу вазифаларны үтәү өчен аерым кеше кирәк булуы ачыкланган.

Шулай итеп, бортпроводник һөнәре (инглизчә steward) туа. Башта ан¬да ир-атлар гына эшләгән. Ә 1930 елда АКШта әлеге эшкә яшь кызларны алу идея¬се ту¬ган. Шуннан бирле бу профессия - күпчелек кыз¬лар¬ның балачак хыялы.
 
Стюардесса һөнәренең ни¬кадәр катлаулы һәм җа¬вап¬лы икәнен төгәлрәк бе¬лү өчен Виктория ШӘМШЕДИНОВАга мөрәҗәгать иттек. 
 
- Берече карашка, борт¬про¬водниклар пассажирларга чәй, кәһвә китереп, мөләем е묬маеп сөйләшергә генә тиеш дип уйларга була. Ә чынлыкта ничек?
- Ә чынлыкта стюардес¬са¬ларның төп бурычлары - пас¬сажирларның һәм са¬мо¬лет¬ның куркынычсызлыгын тәэ-мин итү.

- Стюардесса булу өчен нинди таләпләр куела, моның өчен кайда укырга? Теләге бул¬ган бөтен кеше дә җир белән күк арасында эшли аламы?
- Иң элек авиакомпания вә¬киле сезнең белән беренчел әңгәмә уздыра. Уңышлы узган очракта, медицина тикшерүе үтәргә кирәк була: күп кенә анализлар бирергә, вестибуляр аппарат һәм аудиограмма тикшерүе узарга. «Сәламәт» дип язылган мөһер сугылган кә¬газьне алгач кына өч ай¬лык бортпроводниклар мәктәбенә укырга керәсең.
 
- Курсларда нинди фәннәр укыталар?
- Инглиз теле, беренче яр¬дәм күрсәтү, психология, пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру, авиация һәм очу куркынычсызлыгы һәм башкалар. Укулар тәмамлангач, һәм барлык имтиханнарны да уңышлы тапшыргач, стюар¬десса танык¬лыгы бирелә.
 
- Авиакомпанияләргә кас¬тинг буенча үтәләр дип ишет¬тем. Сайлап алу шарт¬лары нин¬дирәк?
- Төрле авиакомпаниядә төр¬лечә. Кайсыларында буең 165 сантиметрдан да ким булмас¬ка тиеш, икенчеләрендә моңа бөтенләй игътибар итмиләр. Еш кына 30 яшьтән соң бу эшкә алмыйлар. Кайбер җирләрдә фи¬гурага да игътибар зур: ки¬ем үлчәме 46дан артмаска ти¬еш. Бортпроводник хезмәтенә алы-нучылар сөйкемле булыр¬га, камил сөйләшергә ти¬еш. Телләр белү дә мөһим. Лә¬кин иң мөһиме - коткару җай¬ланмалары тө¬зелешен, суга яисә коры җиргә эвакуация оеш¬тыруны, янгын сүндерү тәҗ¬рибәсен, авиация һәм очыш кур¬кынычсызлыгын белү. 
 
- Стюардесса булу синең балачак хыялың идеме?
- Мин бала чактан ук әти-әнием белән бик еш сәяхәт итә идем. Күбесенчә самолетларда очарга туры килде. 
 
Шуңа күрәдерме, яшүсмер чагымда пилотлар, стюардессалар, самолетлар турында кинолар карау, китаплар уку белән мавыгып киттем. Мин аларның кыюлыгына, тәвәккәллегенә, са¬бырлыгына соклана идем. Стю-ардесса булу өчен нинди сынаулар узарга кирәклеген белешә, инглиз телен өйрәнә башладым. Ул вакытта минем өчен бортпроводник булу чынга ашмаслык хыял гына иде. Шуңа күрә, 2017 елда «Яктылык» мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, мин Финанс-икъ¬тисад көллиятендә укып, хисап¬чы һөнәрен үзләштердем дә белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Шул ук вакытта Аграр академиянең читтән торып уку бүлегенә кердем. Әмма, исәп-хисап нигезләрен яхшы белсәм дә, бухгалтер һөнәре, көн саен бер үк өстәл артында, 8 сәгать буена бина эчендә утыру минем характерыма, эчке халәтемә берничек тә туры килмәгәнне мин бик тиз аңладым. Язмыштыр инде, ярты еллар чамасы эшләгәч, мин очраклы рәвештә «Курумоч аэропорты эшкә стюардессалар кабул итә», дигән белдерү күреп алдым. Шунда ук үземнең анкета һәм резюмены җибәрдем һәм мине әңгәмәгә чакырдылар. Ул шалтыратудан соң бик нык дулкынланганымны әле дә яхшы хәтерлим: маңгаема салкын тир бәреп чыкты, кулларым дер-дер калтырый... Чөнки мин инде күптән хыялым белән хушлашып, үз-үземне тынычландырып, хәтта инглиз телен өйрәнүне дә ташлаган идем. 
 
Әңгәмә уңышлы узды, Тю¬меньдә өч айлык бортпроводниклар курсларында укып чыктым һәм менә инде мин стюардесса...
 
 
- Беренче рейсың кайсы шә¬һәргә булды?
- Тәүге рейсым Мәскәүдән Усинск шәһәренә иде. Бераз дулкынландым, әмма самолет эченә керү белән мин үземне әйтерсең лә бу һөнәр белән күп¬тән шөгыльләнгән кебек хис иттем. Инструктор һәм методист минем беренче очышымны яхшы бәяләп, мөстәкыйль рәвештә эшләргә рөхсәт ит¬теләр. Шул көннән башлап, стю¬ардесса һөнәре минем кү¬ңелемә бик тә ятышлы булуын аңладым. 
Хәзер инде миңа чит илләр¬гә очарга да рөхсәт бирделәр. Шушы көннәрдә Төркиягә һәм Азәрбайҗанга рейслар булачак. 
 
- Ә штаттан тыш хәлләр бул¬ганы булдымы? 
- Җитди хәлләр булганы юк. Вак-төяк низаглар, бә¬хәс¬ләшүчеләр очраштыргалый ин¬де. Мәсәлән, салонда тәмәке тар¬тырга теләүчеләр булгалады...
Кешеләр самолетта очудан куркалар, шуңа күрә кайвакытта агрессив та булалар. Әмма мондый вакытта без үзебезне тыныч тотарга тиеш. Гадәттә, конфликт уңай хәл ителә.

- Стюардесса һөнәрен сай¬лавыңа әти-әниең ничек карады?
- Аеруча әнием каршы бул¬ды. Чөнки бу бик куркыныч һөнәр, дип саный. Бөтен әниләр кебек үк, ул минем өчен бик кайгыра. Шуңа күрә стюардесса һөнәрен сайлавымны Тюменьгә укырга китәсе көнне генә әйттем. Алдан әйтеп аны борчыйсым килмәде. Ул ничек кенә каршы булса да, карарымны кабул итеп, һәрьяклап булышачагын белә идем... 
 
- Һөнәреңнең нинди уңай һәм тискәре якларын атар идең?
- Уңай якларына килгәндә, әлбәттә, бу сәяхәт итү мөм¬кинлеге, матур форма, зур коллектив, югары хезмәт хакы һәм пенсиягә иртәрәк китү мөм¬кинлеге. Физик һәм мораль яктан бераз авыр булгалый, эш графигы үзгәреп тора, сәгать пояслары еш алмашына. Кайвакыт рейска чы¬гасыңны берничә сәгать алдан гына беләсең. Шуңа күрә көндәлек тормышыңны, гаилә бәйрәмнәрен планлаштыруы кыен. Әмма бу сәбәпләр миңа бәхетле булырга комачауламыйлар, чөнки минем хыялым чынга ашты! - дип тәмамлады сүзен Виктория.
 

Әңгәмәдәш - Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 14.07.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»