поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.07.2022 Җәмгыять

Теләчедә «Алмаш» дип аталган яңа телевизион сериал төшерелә (ФОТО)

Теләчедә «Туган авылым» күңел ачу комплексында яңа « Алмаш» сериалын төшерә башлауга старт бирелде. Сериалны «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе төшерә. 20 сериядән торган яңа сериал көз айларында тамашачыга тәкъдим ителер дип фаразлана.

Сериалның режиссеры – Алмаз Әкбәров, сценарий авторы – Альберт Шакиров. Төп рольләрне Фәннур Мөхәммәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шәкүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка артистлары башкара.

Татарстанның Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов телерадиокомпаниянең иҗат төркеменә рәхмәт әйтте.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берничә проект эшлибез. Былтыр «Бер-бер хәл» дигән күп серияле фильм төшерелгән иде. Шушы матур традицияне дәвам итәргә булдык, чөнки телебезне саклауда бу компаниянең роле бәхәссез. Сериал тамашачыны җәлеп итәр, телебезне саклап калу, үстерүдә булышыр дип уйлыйм», – диде ул.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов сүзләренчә, халык чит ил сериалларыннан туйган. «Бразилия, Төркия сериалларын күрсәттек – халык туйды. Халык үзебезнең тормыш турында, үзебезнең артистлар төшкән сериаллар сорый. Без бу заказны үтәргә тырышабыз. Безнең төп максат – туктамаска, киләчәктә дә төшерергә, чөнки темалар бик күп», – диде ул.

Традиция буенча, сериалны гамәлгә куючылар, артистлар имзасы куелган тәлинкәне Илшат Әминов камера штативына сугып ватты, дип яза "Татар-Информ" МА.

 Сценарий авторы Альберт Шакиров фаразы буенча, тамашачыга сериал көз айларында тәкъдим ителәчәк, 20 серия төшереләчәк. Сериал шәһәрдән авылга кайту турында, төп геройлар – игезәкләр Әмир һәм Сәмир.

«Бер-бер хәл» сериалын төшереп бетергәндә икенче идея килде. «Бер-бер хәл» сериалында күрсәткән гаиләне авылга кайтарсак әйбәт булыр иде дип уйлана башладык. Авылга кайту һәм авылны күрсәтү идеясе шул вакытта күңелгә кереп калды», – ди идея авторы.

Төп рольне – игезәкләрне Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов башкара.«Ике кешене уйнавы катлаулырак, чөнки алар төрле. Тиз арада образга керү миңа бик җиңел бирелми. Радик Бариев рольне тәкъдим иткәч, авырсынып та караган идем, аннан ризалаштым. Бу – минем беренче тәҗрибә», – диде ул.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»