|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2022 Фаҗига
Яшен суккан хатынны коткарып кала алмыйларКичә, 12 июльдә, Башкортстан башкаласында фаҗигале хәл була: бер хатынны яшен сугып үтерә. Бу хакта Уфаның Гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итәләр. Бу хәл көндезге 16.00 сәгать тирәсендә Караидел елгасының сул ярында – Сипайлово бистәсенә каршы урында була. Яңгыр вакытында бер хатынга яшен эләгә. Каза күрүчене якындагы кешеләр уң як ярга чыгаралар һәм табибларга тапшыралар. Әмма аны коткара алмыйлар: ул җан биргән була. Шаһитлар әйтүенчә, мәрхүмәгә 33 яшьләр тирәсе бирергә мөмкин.
“Яшен вакытында сулыклар янында булу хәвефле. Су коену һәм балык тоту аеруча куркыныч. Шулай ук кулда металл предметлар, гаджетлар тотып тору да хәвефле. Аларны ераккарак алып куярга кирәк”, – диләр ведомство хезмәткәрләре.
Фото: пиксабай
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|