|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2011 Мәдәният
24нче гыйнварда "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе "Шәһрияр" сериалын күрсәтә башлыйИранда төшерелгән әлеге фильмда ХХ гасырның беренче яртысында Иран Әзербәйҗаны башкаласы Тәбриз шәһәрендә яшәп иҗат иткән Мөхәммәд Хөсәен Шәһриярның катлаулы тормыш юлы тасвирлана. Шәһрияр бик иртә, 1920нче еллар башында ук үзен бөек Хафиз Ширазиның традицияләрен дәвам итүче оста газәлче итеп таныта. Күпсанлы газәлләрендә ул үзен оста стилист һәм пейзаж тасвирлаучы итеп күзаллый. Фильмда тасвирланган вакыйгаларда шул чорда яшәп иҗат иткән бөек Иран шагыйрьләре Мәлик Әчгара Бәһар, Гыйшкый, Ираҗ Мирза һәм башкаларның иҗаты чагыла.
Шунысы игътибарга лаек: "Шәһрияр" сериалы "Дубль-Video" студиясендә фарсы теленнән турыдан-туры татарчага тәрҗеме ителде. Тәрҗемә авторы - Сәлим Гыйләҗетдинов.
"Шәһрияр" сериалын эш көннәрендә 17 сәгатьтә карагыз.
|
Иң күп укылган
|