|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2022 Фаҗига
33 яшьлек хатын-кызны яшен сугып үтергәнБүген, Башкортостанның Уфа шәһәрендә бер хатынны яшен суккан, дип яза ye102.ru. Беренчел мәгълүматлар буенча фаҗига Уфаның Сипайлово бистәсендә дүртләр тирәсендә була. 33 яшьлек хатын-кыз су янында ял иткән. Аны яшен сукканын күргән шаһитлар хатын-кызны «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләрен чакырта. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмый.
Коткаручылар яшен вакытында сак булырга һәм сулыклар янында йөрмәскә киңәш итә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|