|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2022 Могҗиза
![]() 6 көн үткәч, исән кешене тапканнарКичә, 11 июльдә, Кузбассның “Распадская-коксовая” шахтасы җимерелгән чакта югалган шахтёр табылган. Коткару хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ирне шахта җимерелеп 6 көн үткәч табуга ирешкәннәр. Авария 5 июльдә теркәлгән иде. Тау токымнары эшерелү нәтиҗәсендә шахта өслегенә 190 таучыларны чыгарганнар. Ике шахтёр югалган. Әмма соңрак коткаручылар берсенең гәүдәсен тапканнар. Соңрак Распадская күмер компаниясе шахта җимерелү Междуреченскидан 5 км ераклыкта теркәлгән җир тетрәве аркасында килеп чыккан дип аңлаткан.
Хәрабәләрне барлаганда бер коктаручы һәлак булган. Ул эзләү-коткару эшләре вакытында кинәт үзен начар хис иткән диелә.
Кузбасс табиблары шахтёрның хәлен тотрыкландырган. Бу хакта Һәлакәтләр медицинасы үзәгенең төбәктәге вәкиле хәбәр итә.
Медик сүзләре буенча, шахтёр – бораулау корылмасы машинисты – шахта җимерелгән моментта җәрәхәтләнгән, әмма әле һушында. Әлеге вакытта аны Междуреченскидан “Шахтер” Сәламәтлек саклау үзәгенең җәрәхәтләр бүлегенә арытаба тикшеренү үткәрер өчен күчерәләр.
Чыганак: lenta.ru
Фото:РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|