поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.07.2022 Ир белән хатын

"Ташлап китәсем килә, әмма ирем үзе генә балаларны карый алмаячак..."

Мин өч ел элек кияүгә чыктым. Беренче күрүдә үк булачак ирем Рамил белән белән бер-беребезгә баш югалтып гашыйк булдык. Шуннан конфет-букет чоры башланды, бүләкләр, очрашулар, чәчәкләр…

Мин Рамилнең ике бала белән ялгыз калганын белә идем, ул миннән моны яшермәде. Без танышканда аның игезәк уллары Илназ белән Илнурга 4 яшь иде. Үзе гел эштә булгач, балалар вакытлыча аның сеңлесенә яшәп тора, аларга алимент түлим дип сөйләде. Мөмкин кадәр күбрәк алар янында булырга тырыша, әмма гел өйдә дә тора алмый, чөнки кайвакыт аңа төнлә дә эшләргә туры килә. Сеңлесенең балалары юк, ул үзе ярдәм тәкъдим иткән, әмма Рамил белән бергә яши башлауга ук балаларны үзебезнең янга алып кайттык. 
 
Миңа бик авыр булды. Ирем көченнән килгән кадәр ярдәм итте, әмма бөтен мәшәкате миңа эләкте. Ашарга әзерләү, җыештыру, балаларны карау… Бер айдан минем күзләрем тартыша башлаган иде инде. Шул вакытта гына няня ялладык, минем эшләр бераз булса да җиңеләеп китте. Шулай ук кайвакыт иремнең сеңлесе дә булыша иде, әмма ул бик сирәк килде. 
 
Ирем бик кайгыртучан, игътибарлы һәм яхшы әти булды. Минем өчен дә аз тырышмады. Ялларда гел өйдә булды, балалар белән кайнашты, әмма миңа вакыты калмый иде диярлек. Әйе, без компромисслар таба идек, мин сабыр булырга, бөтен сорауларны тыныч кына хәл итәргә тырыштым, озак уйлансам да аңа кияүгә чыктым. Рамилне бик яраттым, аның балалары да миңа әллә ни борчу-мәшәкать тудырмады. Үги әни роле минем өчен бик җиңелләрдән булмаса да, малайлар белән уртак тел таба алдык. Аларны карый алачагыма шикләнмәдем, чөнки балалар белән эшләгәнем бар, лагерьда әйдаман да булып эшләгән идем, туганнарга да ярдәм иткән булды. Үземне нәрсә көткәнен яхшы аңладым, әмма бик үҗәтләнеп тотындым. Бөтенесен дә үземә генә җигелеп тартырлык та булмасын, әмма ярдәмсез дә калдырмаска.   
 
Өч ел шулай яшәдем мин. Малайларны балалар бакчасына, соңыннан әзерлек дәресләренә йөрттем, ә быел менә мәктәпкә керәчәкләр. Әзерлек тулы куәткә бара. Әмма минем нерваларым бирешә башлады бугай. Бу балаларны ярата алмадым. Үзләрен бик ямьсез тоталар, мине тыңламыйлар, бөтен нәрсәне бозып, җимереп кенә йөриләр. 
 
Акча җитмәгәч, нянядан да баш тартырга туры килде, мине эшемнән кыскарттылар, өйдә генә утыра башладым. Менә хәзер уйлыйм: эшне дә, өйне дә берьюлы алып бара алмаячакмын икән бит. Вакытым булганда заказга тортлар пешерәм, әмма моннан әллә ни зур акча керми инде. 
 
Акча җитмәү һәм нервыларым какшау аркасында ирем белән дә сөйләшми башладык. Ә мин бит аны һаман да бик яратам, ул да безнең өчен кулыннан килгәнчә тырыша, эшендә дә югарырак вазифага иреште, әмма эше тагын да артты һәм мин аны күрмим диярлек.
 
Барысын да ташлап китәсем килә, әмма Рамил үзе генә балаларны карый алмаячак. Бер ызгышканда ул аларны әбиләренә — үзенең әнисенә авылга кайтарып торырга тәкъдим итте. Мин риза, әмма мин китсәм, алар анда кайчанга кадәр калачак? Алар белән кем шөгыльләнәчәк? Әмма үзем дә башка болай яши алмыйм, туйдым. Бик тә үз балам булуын теләдем, әмма барып кына чыкмады, югыйсә, ирем дә, мин дә сау-сәламәт. Гел нервыланып, борчылып тору аркасындадыр дип уйлыйм.
 
Минем үз фатирым бар, шунда китә алам. Әмма яраткан ир-атымны борчу-мәшәкатьтә ялгызын гына калдырып китү дә яхшы түгел. Оят. 
 
Шулай ике арада бәргәләнәм. Аның балалары хәзер миндә ачу һәм нәфрәт кенә уята. 
 
Алия, Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»