поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.07.2022 Шоу-бизнес

Алмаз Галимҗанов никах укыткан: "Мондый хатынны ничек яратмыйсың?"

Алмаз Галимҗанов күпләргә татарча фильмнар, төрле клиплар буенча, җырчы буларак та таныш. Аны телевизор караучылар “Татарстан-Яңа гасыр” каналында барган “Җылы эзли җаннар” сериалындагы төп герой Камил образы аша хәтерли. Укучыларыбыз Алмазның тормышы, иҗаты белән кызыксына. Шул уңайдан егетнең үзе белән сөйләштек.

— Алмаз, үзең белән таныштыр әле.

— Мин — Казан егете. Балачагым әтиемнең туган ягы Әтнә районында узды. Миңа 24 яшь. Үземнән ун яшькә кече сеңлем Энҗе мәктәптә укый. Әнием Эльмира — филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында текстология бүлеге мөдире. Әтием Айдар төзелеш өлкәсендә эшли.

— Күпләрнең хәтерендә син “Җылы эзли җаннар” сериалы аша истә калдың.
— Миңа кайчак Камил дип дәшәләр. Сериал беренче тапкыр дүрт ел элек күрсәтелсә дә, тамашачы онытмый, танучылар бар. Фильмда төшү балачак хыялым иде. Бер клипта төштем. Шул чакта камерадан курыкмавымны аңладым. Әнием кастинг турында ишетеп, миңа тәкъдим итте. Ул чакта “Ривьера” комплексында эшли идем. Эштән җибәрмиләр. Барыбер киттем. Нәтиҗәдә эшсез калдым. Аның каравы теләгемә ирештем, кастингта катнаштым.
 
— Кастинг узу авырмы?
— Җиңел түгел, берничә тур үтәргә туры килде. Анда күбесе — театр училищесында укучылар, сәнгать җитәкчеләре белән нидер кабатлыйлар. Ә мин шигырьдән башка берни өйрәнмәдем. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем алган чак. Бөтенләй башка өлкә. Әбием, әнием өйрәткән догаларны гына кабатладым. Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәт, Венера Шакирова белән таныштым. Тәҗрибәм юк, оялчанлык та булгандыр иде. Шул чакта Венера Шакирова бик ярдәм итте. Жюрига: “Өч көн бирегез, бу егеттән артист ясыйм”, — диде. Буш вакытында миңа дәресләр бирде. Фильмда әнием булып уйнады. Тормышта да икенче әни кебек, нык булышты. Аңа бик рәхмәтлемен.

— Сериалны төшергәндә нинди кызыклы моментлар истә калды?
— Берсендә шундый салкында көне буе Бауман урамында фильм эпизодларын төшердек. Туңып беттек. Инде эшне тәмамлаган идек, тавышлар яздырылмаган булып чыкты. Ни еларга, ни көләргә белмәссең, яңадан төшерергә туры килде.
КФУның баскычы да мәңге исемдә калачак. Бер кадр төшерер өчен, ул баскычлардан берничә тапкыр менеп төшәргә туры килде.
 
— Алмаз, син өйләнгәнме? Кызларда нинди сыйфатлар ошамый?
— Февральдә никах укыттык. Хатыным Диләрә белән тату гына гомер итәбез. Гореф-гадәт буенча, ир гаилә башлыгы булырга тиеш. Ә хатын-кыз — шул учакны саклаучы. Ул ирен мактап, үсендереп торса, аның белән горурланса, ир-ат яңа үрләр яулый, уңышка ирешә. Мондый хатынны ничек яратмыйсың? Назлы, ягымлы хатын янына кайтасы килеп тора, аның акыллы киңәшләрен дә тыңлыйсың. Ир-ат өйгә, бар проблемаларым онытылачак, мине яраткан хатыным каршы алачак, дигән уй белән кайтырга тиеш.
 
— Тормышта авыр чаклар булганда, нәрсә җиңеллек бирә?
— Күңел тулганда, җырлыйм. Хатыным, гаиләм — зур терәк. Һәр авырлык та вакытлыча. Яңгырдан соң кояш чыга. Кеше менеп җитә алмаган үрләр юк, теләк, максат кына кирәк.

— 5 елдан тормышыңны ничек күзаллыйсың?
— 24 яшемә җитеп, шуны аңладым: бер мизгелдә тормыш бөтенләй икенче якка үзгәрергә мөмкин. Киләчәктә нәрсә буласын бер Аллаһ белә. Ләкин сәнгать һәрчак юлдашым булыр дип уйлыйм.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 11.07.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»