|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2011 Җәмгыять
Ике ай бәйрәм итәбезИл түрәләре Россиянең беренче президенты Борис Ельцинның 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бәйрәм чаралары ике ай дәвам итәчәк, дип яза “Российская газета”. Борис Ельцин 1 февральдә туган. Юбилей чаралары илнең беренче президенты тормышына бәйле берничә шәһәрдә, шул исәптән Казанда да узачак. Туган көн 31 гыйнвар көнне Екатеринбургта “Борис Ельцин” китабын тәкъдим итүдән башланыр дип көтелә. Шәһәр үзәгендә ак мәрмәрдән эшләнгән һәйкәл дә ачылачак. Мәскәүдә бу уңайдан зур концерт әзерлиләр. Бәйрәм марафоны Казанга 26 февральдә килеп җитәчәк. Бездә балалар арасында Борис Ельцин кубогына халыкара теннис ярышы узачак. |
Иң күп укылган
|